9 декабрь көнне район мәдәният йортында “Бердәм булганда без көчле” дип аталган фестиваль үтте. Аны мәдәният, мәгариф, спорт һәм яшьләр эшләре идарәләре, коорупциягә һәм террорга каршы көрәш комиссияләре оештырды. Кукмара №3 , №4 мәктәпләре, куппрофильле лицей, №1 Гимназия укучыларыннан торгапн командалар катнашты. Укучылар үзләренең чыгышлары белән терроризмга, экстремизмга, наркрманиягә булган тискәре карашларын күрсәттеләр.
Инвалидлар декадасы кысаларында, 8 декабрь көнне “Зилант” спорт комплексында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Спорт равных возможностей» дигән чара үтте. Әлеге чара “Шәфкать” сәламәтләндерү үзәге балалары өчен чын бәйрәм булды. “Күңелле стартлар” формасында үткән ярышта балалар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Барлык катнашучыларга да яңа ел күчтәнәчләре өләштеләр.
4 декабрь көнне Березняк авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Госалкогольинспекциянең Арча территориаль органы начальнигы И.Б. Кадыров һәм контроль-инспекция бүлегенең специалист-эксперты И.Б. Бадрутдинов гражданнар кабул итте.
Инвалидлар декадасы кысаларында 7 декабрь көнне “Шәфкать” тернәкләдерү үзәгендә “Яхшылык сәгате” дип аталган акция үтте. Әлеге акциянең максаты – мөмкинлекләре чикләнгән балаларның өйләрендә булып, иҗади эш белән шөгыльләнү. Әлеге чара Республикакүләм социаль проектлар конкурсының “Яхшылык шәһәре” номинаөиясенең дәвамы булып тора. Проектның җитәкчесе – ЛФК инструкторы Шакирзянова Г.И..
Анда район башлыгы Сергей Димитриев, чакырылган делегатлар катнашты. Район инвалидлар җәмгыяте рәисе итеп бердәм рәвештә кабат Равил Нигъмәтҗанов сайланды.
“Олимп” Боз сараенда 1 декабрь көнне 2006 елда туган малайлар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелеге уеннары үтте. “Ягуар” (Кукмара) һәм Питрәч командалары очрашты. Уен “Ягуар” командасы файдасына 3:1 исәбе белән тәмамланды.
4-6 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә спорт мастеры А.Г.Шарафутдинова истәлегенә самбо буенча XX республикакүләм турнир үтте. “Зилант” спорт мәктәбе укучылары Закиров Ислам (46 кг) һәм Ибрагимов Илназ (50 кг) бронза медаль яуладылар.
4-6 декабрь көннәрендә Киров шәһәрендә юниорлар арасында самбо буенча ЦС "Динамо" Беренчелеге үтте. “Зилант” спорт мәктәбе укучысы Закиров Илназ 57 кг авырлык категориясендә көмеш медаль яулады.
4-6 декабрь көннәрендә Казан шәһәренд ә йөзү буенча Татастан Республикасы беренчелеге үтте. 100 м арада Шарипова Ильфира 1 урын, 200 м арада аркада йөзү буенча 2 урын, 200м арада комплекслы йөзү буенча 3 урыннарны яулады.
“Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Асхатзянов Руслан Айратовичның (1993 елда туган, 3 группа инвалид) иҗат эшләре күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмәдә Руслан “Оригами” стилендә ясалган эшләнмәләрен тәкъдим итте. Күргәзмәнең бизәге – Кол Шәриф мәчете һәм аккош булды.