ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2015 ел
җомга

2015нче елның 2 декабрендә “А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей” базасында       укучыларның   туристлык буенча белем  - күнекмәләрен камилләштерү, спорт осталыгын үстерү максатыннан, район командалары арасында җәяүлеләр туризмы буенча бәйге үткәрелде.

2015 елның 3 декабрендә “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең “Наз” социаль-тернәкләндерү үзәгендә өлкән яшьтәге ял итүче гражданнар өчен концерт оештырылды.

Инвалидлар декадасы кысаларында 3 декабрьдә “Шәфкатьлелек” тернәкләндерү үзәгендә шунда йөрүче инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен топиарийлар (зур булмаган агач, интерьер өчен) ясарга һәм талчыбыктан үрергә өйрәтү буенча  “Осталар шәһәре” дип исемләнгән мастер-класслар оештырылды.

2015 елның 3 декабрендә “Тылсым” тернәкләндерү үзәгендә социаль реабилитация үтүче гражданнар өчен тирә-якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды. Музей хезмәткәрләре экскурсиялеләрне элеккеге, ата-бабаларыбыз яшәгән заманга алып кереп киткәндәй булдылар. Алар белән элемтәгә кергән хисләр кичерделәр.

      

29 ноябрь көнне “Зилант” спорт мәктәбенең самбо бүлегенә йөрүче балалар Вятка Аланы шәһәрендә үткән “Наркотиклар урынына спорт” Бөтенрусия акциясенә багышланган IX дзюдо турнирында катнаштылар. Үз үлчәү авырлыкларында Исаев Максим, Хузин Ильназ алтын, Файзрахманов Ильяс көмеш, Михайлов Никита, Фаляхов Тимур,Фадеев Руслан бронза медальяуладылар.

Буада 2003-2004 елда туган кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Беренчелеге үтте. “Зилант” спорт мәктәбендә тренер Наилә Хәбибуллина кул астында шөгыльләнүче кызлар анда беренчелекне яулады. 

 

 

 

3 декабрь  көнне район советының утырышлар залында предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән Яңа елгә әзерләнү һәм аны бәйрәм итү чараларын оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте.


3
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Ноябрь ахырында пенсионерлар Союзының район бүлекчәсе карамагында эшләп килүче өлкәннәр университетының “Туган якны өйрәнү” факультеты тыңлаучылары Олыяз җирлегенә сәяхәт итеп, мәдәният йортындагы музей эше белән таныштылар.


2
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 30 ноябрендә “Тылсым” тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көненә багышлап “Матур әдәбиятта – ана образы” дигән темага тематик сәгать булып узды.

 

Район Башлыгы урынбасары Равия Каримуллина  һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Замалиева Олыяз  авылында  яшәүче Тимергалиева Нәзирә Солҗангали кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International