6 ноябрь көнне тәрбиягә алган һәм опекун булган гаиләләрдән 26 бала өчен Казанга сәяхәт оештырылды.Алар анда “Әкият” татар Дәүләт курчак театрында булдылар, аның эшчәнлеге белән таныштылар. Шулай ук, “Туган як” комплексында ял иттеләр.
10 ноябрь көнне Казан шәһәренең В.И.Ленин исемендәге мәдәни – ял комплексының сәхнәсендә XV Төбәкара халык театрларының фестивален тантаналы ачу чарасы узды. Беренче чыгыш ясау хокукы, бу фестивалҗнең ике Гран – при бүләгенә ия булган, Кукмара халык театрына бирелде. Коллектив Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” спектаклен Казан тамашачысына тәгъдим итте һәм бик җылы кабул ителде.
8 ноябрьдә “Зилант” спорт комплексында “Зилант” спорт мәктәбенең йөзү буенча Көзге Беренчелеге үтте. Җиңүчеләр һәм призлы урыннарны алучылар грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
6-9 ноябрь көннәрендә “Зилант” спорт комплексында 2002-2003 елгы яшүсмерәр арасында Татарстан Республикасы Беренчелегенә баскебол ярышларлары узды. Ярышларда Кукмара, Алексеевск, Арча, Асубай, Буа, Биектау, Питрәч, Ютазы районнары һәм Кама Аланы поселогы җыелма командалары катнашты. “Зилант” мәктәбе командасы ярышларда 4 урынны яулады.
“Олимп” боз сараенда 2007 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Анда Казан, Яр Чаллы, Кукмара, Байлар Сабасыннан килгән командалар көч сынашты. Турнирда Кукмараның “Олимп” командасы өченче урынны алды. Айзилә Кадыйрова “Иң яхшы хөҗүм итүче” дип танылды.
3 ноябрьдә “Россия варислары” программасы кысаларында “Тылсым” халыкка социаль ярдә күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Э.З. Нәбиева Халыклар бердәмлеге Көненә багышлап “Безнең көч – бердәмлектә” дип исемләнгән дәрес үткәрде. Чараның төп максаты – әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштыру, мәгънәсенә төшендерү.
Бүгенге көндә Россиядә Халыклар дуслыгы Көне популярлашып килә. Чөнки үз Ватаның, аның үткәне һәм бүгенегесе белән горурлану, аның якты киләчәгенә ышану – болар барысы да халыкны берләштерә, “бердәм мәмләкәт” итеп тоярга мөмкинлек бирә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан ратушасында Татарстанның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренә 11 "Нефаз" автобусы ачкычлары тапшырды. Әлеге автобуска районыбызның "Олимп" боз сарае да ия булды.
Башкарма комитет җитәкчесе Азат Гарифуллин Зур Сәрдек авылында яшәүче Гөмәрева Заһидә Гарифулла кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады, Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдыл, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде. Шулай ук юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Замалиева, мәдәният идарәсе начальнигы Рамиль Нуриев, Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фаттахов тәбрикләде.
5 ноябрь көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Закирова Фирдания Фердинант кызы “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар белән Халыклар бердәмлеге коненә багышлап “Россия – минем Ватаным” дип аталган мәгълүмати сәгать үткәрде. Шөгыльләнү барышында балалар безнең дәүләтнең символлары белән таныштылар, Россия һәм Татарстан Республикасы флагларының өч төсе нәрсә аңлатуын белделәр. Чара З.Александрованың “Ватан”, М.Матусовскийның “Ватан нәрсәдән башлана?” исемле шигырьләр уку белән дәвам итте.
2015 елның 3 ноябрендә “Зилант” спорт комплексында 2003-2004 елда туган кызлар арасында волейбол буенча Кукмара районы ачык Беренчелек үтте. Ярышта Зилант, Теләче, Яниль, Балтач, Поч-Сутер командалары катнашты. Зилант командасы җиңүче булды, икенче урында – Поч-Сутер, өченче урында – Яниль командасы. Ярышта җиңүчеләр һәм призёрлар грамоталар һәм медальләр, ә яхшы уенчылар бүләкләр белән бүләкләнделәр.