- 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бердәмлек - бик зур көч ул. Бу төшенчә туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Безнең районда татар, рус, удмурт, мари һәм башка милләт кешеләре элек-электән туганнарча аралашып, дус-тату гомер кичерәләр, бергәләшеп районның үсешенә үзләреннән өлеш кертәләр.