ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

13 ноябрь көнне “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә   Бөтендөнья юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне кысаларанда инвалид балалар өчен “Күңелле сәяхәтче” дип аталган, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чара үткәрелде.   

12 ноябрь көнне ОСПСиД хезмәткәрлзре Парклар һәм скверлар  елы кысаларында Кукмара №4 мәктәбе укучылары өчен саф һавада сәламәт яшәү образын пропагандалау максатыннан “Стартландия” дип аталган спорт уеннары үткәрелде.  

 

Башкарма комитет җитәкчесе Азат Гарифуллин Кукмара бистәсендә яшәүче Мизипова Мөгәзимә Галиәскәр кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады, Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының  Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдыл, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде.

Район Башлыгы урынбасары Равия Каримуллина  һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Замалиева Уразай авылында  яшәүче Ибраһимова Гөлбану апаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.  Аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының  Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләделәр.


16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген район Советы бинасында өченче чакырылыш Кукмара район Советының дүртенче сессиясе булды. Көн тәртибендә районның 2016 елга социаль-икътисадый үсеше фаразы, 2016 елга район бюджеты проекты (беренче укылыш), район Уставына үзгәрешләр кертү проекты турындагы мәсьәләләр каралды. Сессияне район башлыгы Сергей Димитриев алып барды һәм йомгаклап чыгыш ясады.

13 ноябрь көнне балалар китапханәчесе Фирдания Закирова Кукмара №4 мәктәбенең 1б сыйныф укучылары өчен Китаплар шәһәренә экскурсия оештырды.Балалар игътибар белән китапханәченең китапханә турында мавыктыргыч итеп сөйләгәнен тыңладылар, виктоина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр.  

Якынлашып килүче инвалидлар көне уңаеннан Биектау районының “Байтик” сәламәтләндерү лагеренда армрестлинг буенча республика ярышлары үтте. Анда районыбызның “Аргамак” командасы да катнашты. 70 килограммнан югары үлчәүдәге хатын-кызлар арасында Кукмарадан Ләбибә Талипова беренче урынны алды.


14
ноябрь, 2015 ел
шимбә

“Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә волонтер, КУкмара №3 мәктәбе укучысы Васильева Кристина «Создавая красоту – создай себя» программасы кысаларында бисердән эшләнмәләр ясау  буенча дәресләр үткәрә. Әлеге дәресләрдә балалар иҗади сәләтләрен үстерәләр, фикерләү күнекмәләрен ныгыталар.

 

Әлеге чарага чиркәү әһелләре һәм чиркәүгә йөрүче активистлардан тыш, христианнар күпләп урнашкан авыл җирлекләре башлыклары, район һәм поселок башкарма комитетлары җитәкчеләре, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, хокук саклау органнары вәкилләре һәм башкалар катнашты.


11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

5-8 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә “Виктория” балалар иҗатын үстерү Фонды тарафыннан  “Содружество талантов” балалар һәм яшүсмерләр иҗатының VII Халыкара конкурс-фестивале уздырылды. 7 ноябрьдә ТР Эчке эшләр Министрлыгының Мәдәният үзәгендә конкурста катнашучыларны тыңладылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International