ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстанда республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1 187 мәктәбеннән 40 меңнән артык укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 49 799 шәхси кабинетта сакланган.


Үзара салым акчасына Нырья авыл җирлегендә шактый эшләр башкарылган. Иске Кенә Юмья авылында яңа су башнясы, насослар куелган. Башняга су чишмәдән килә. Бу эшкә авыл җирлеге депутаты Валерий Андреевның зур тырышлыгы кергән.
Бүгенге көндә рассветлылар һәр сыердан тәүлеккә уртача 27,5 литр сөт саусалар, “Исток Агро“да көнлек савым 8,2 литрдан артмый. Мондый түбән саннар район буенча уртача күрсәткечне дә артка сөйри.
10 номерлы районара салым хезмәтенең Кукмара бүлекчәсендә Ачык ишекләр көне үтте. Бу көннәрдә салым инспекциясенә 100дән артык кукмаралы мөрәҗәгать иткән, 25 кеше өчен Интернетта физик затның шәхси кабинетын булдыру өчен ярдәм күрсәтелгән.
25 сентябрь көнне Починок Сутер авыл клубында "Уңыш - 2015" дигән бәйрәм узды. Бәйрәмдә көзге уңыштан әзерләнгән күргәзмә өештырылды. Үзешчән сәнгатынә катнашучы артистлар көче белән “Карачкы һәм безнең бакча” искмле театрлаштырылган тамаша күрсәтелде. Тамаша яшелчә һәм җиләк-җимешләргә багышланган кызыклы уеннар, мәкальләр, “Карачкы” персонажының табышмаклары белән үрелеп барды. Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.

25
сентябрь, 2015 ел
җомга
Яңа Сәрдек авыл клубында 22 сентябрь көнне “Сөмбелә” бәйрәме узды. Авыл балалары “Сөмбелә” бәйрәменә көзге уңыштан әзерләнгән күргәзмәдә үз бакчаларында үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчә һәм чәчәк бәйләмнәре белән катнаштылар. Бәйрәм барышында төрле конкурслар, уеннар уздырылды.

23
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Хөрмәтле райондашлар, бәйрәм кунаклары!
Сезне Корбан бәйрәме белән котлыйм. Мөселман халкының көтеп ала торган иң олы бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаете шәфкатьлелекне, сабырлыкны, якыннарыңа, дин кардәшләреңә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игелек кылуны гәүдәләндерә.
23 сентября библиотекарь читального зала Саттарова Лилия Раисовна, для пенсионеров, принимающих лечение в ЦСОН “Тылсым”, провела тематический час: “Театр сәнгате һәм безнең якташларыбыз”
Район җитәкчелеге инициативасы белән, поселокны яшелләндерү максатында 22 сентябрь көнне агач утырту көне үткәрелде. Район Советы һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре 500 ылыслы һәм яфраклы агач утыртты.

22
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
2015 нче елның сентябрь аенда Кукмара муниципаль районы халыкны социаль яктан тәэмин итүче “Тылсым”базасында “Наз”социаль-реабилитация бүлегендә тернәкләнүче пенсионер һәм инвалидлар арасында Европа мобиль атналыгы кысаларында“Автомобильсез көн” исемле чара үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International