ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2007 елдан башлап республикада ”Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе тормышка ашырылып килә. Бүген дә күппрофильле лицейда бу традициянең матур үрнәге булды. Райондашларыбыз, җитәкчеләр, оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләр быел да хәйрия эшендә актив катнашып, балаларга сөенеч бүләк иттеләр. Авыр тормышта, аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикләнгән 84 балага (34е - поселокта, 50се - авыл җирлекләрендә) мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды.
Күкшел авылы китапханәчесе Фирая Зарипова, 4-6 нчы сыйныф укучылары өчен, Республика көне якынлашу уңаеннан, “Туган җирем –Татарстан” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. 

26
август, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән бергә тантаналы рәвештә Татарстанның күп балалы үрнәк гаиләләрен кабул итте. Әлеге очрашуга безнең районнан Байлангар авылында яшәүче Рәхимовлар гаиләсе барды.
Яңа Сәрдек авылы китапханәчесе Гөлфия Галиуллина 1-3 нче сыйныф укучыларына “Татарстан – минем Республикам” дип исемләнгән уен – дәрес үткәрде. 
Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева, төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен,“Табигатькә сәяхәт” дип исемләнгән экологик дәрес үткәрде. 

24
август, 2015 ел
дүшәмбе
Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова Туфан Миңнуллинның 80 еллыгына багышлап “Туфан безнең күңелләрдә” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрде.

19
август, 2015 ел
чәршәмбе
Купка авылы китапханәчесе Рахилә Йөзмөхәммәтова, төрле яшьтәге мәктәп укучыларын, табигатькә сәяхәткә алып чыкты. 
Югары Кузмесь авылы китапханәчесе Валентина Тухтарова, урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен, “2015 ел - парклар һәм скверлар елы” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде.
Купка авылы китапханәчесе Рахилә Йөзмөхәммәтова, авыл  мәдрәсәсенә җәйге лагерьга йөрүче 1-4 нче сыйныф укучылары өчен, “Иманлы булыйк дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. 
Туембаш авыл советында яңа сквер төзү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үтте. Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары И.Х. Габдрахманов, авыл җирлеге башлыгы И.Ф. Гарипов, депутатлар һәм авыл активы катнашты.Киңәшмә барышында салыначак скверның эскиз проекты каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International