ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2015 ел
шимбә
Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева, төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен,“Табигатькә сәяхәт” дип исемләнгән экологик дәрес үткәрде.
Район Мәдәният йорты хезмәткәрләренең авылларда “Кичке уен”нар оештырып йөрүләрен белә идек. Менә шундый матур тамашаны Адай авылы халкына да бүләк итте алар.
Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов кичә Кукмарада 260 урынга исәпләнгән “Йолдызлык” балалар бакчасын ачты.
Районыбыз үзәгендә бер ел эчендә калкып чыккан балалар бакчасы республика президент программасы буенча төзелде.
зәк дәваханәнең акушер-гинекология бүлеге чын мәгънәсендә үзенең икенче “яшьлеге”н кичерә. Моннан 17 ел элек төзелгән бина шактый тузган, искергән иде инде. Хәзер исә... танырлык та түгел!

-Төзекләндерү эшләре республика президент программасы кысаларында алып барыла, - ди район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Хәлиев. - Әлеге бүлектә “Строй-Гарант” төзелеш оешмасы хезмәткәрләренең кулы тимәгән бер генә почмак та калмады. Тәрәзә-ишекләр, идән-түшәм, җылылык челтәре, коммуникацияләр, электр чыбыклары - барысы да яңартылды. Апрель аенда егетләр төзекләндерү эшенә керешкәннәр иде, инде төгәлләү алдында торалар. Яңа җиһазлар да кайтарылачак. Тиздән пациентларны яңа палаталарга күчерәчәкбез.


Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бу китап якташларыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы хезмәт батырлыгын ача. Ике дәүләт телендә республикабызның Җиңүгә хезмәте белән керткән өлеше бәян ителә; сугыш елларында Татарстанда эшләгән һәм соңрак Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган 102 татарстанлы турында кыскача белешмәләр китерелә; сугыш елларындагы хезмәтләре өчен орденнар белән бүләкләнгән 80 татарстанлы турында очерклар, сугыш чоры документларының күчермәләре бирелә.
“Фатыйма” сәламәтлек үзәге Туешта гомер кичереп, Кукмара үзәк дәваханәсендә 40 елга якын шәфкать туташы булып эшләгән Фатыйма Хисаметдинованың якты истәлегенә улы, медицина һәм фармацевтика фәннәре докторы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы, профессор, Россия фәннәр академиясенең академигы Рамил Хәбриев тарафыннан төзелгән. Төп нигезләрендә сафка баскан әлеге үзәкне ачу тантанасына якташыбыз үзе, абыйсы Илдар әфәнде һәм апасы Флүрә ханым да кайткан иде.
Нормабашта җәй уртасында балыкчылар ярышы оештырып, гаҗәеп бәйрәм ясаганнар иде. Аннан соң, ләм басып киткән, тирә-ягы ташландык хәлгә килгән чишмәне яңарту эшенә тотынып, узган атнада аны ачу тантанасын үткәрделәр!
Гөлсинур Аксанова җитәкчелегендәге Кукмара мәдрәсәсе каршында эшләп килүче “Мөслимәләр” оешмасы әгъзалары, мәдрәсә шәкертләре, Мамадышның “Ак калфак”оешмасы җитәкчесе Рузалия Ибрагимова белән берлектә, шәһәрнең күренекле урыннары белән таныштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар.
Бүген Киндеркүл авылы янындагы тугайда терлекчеләр слеты узды. Анда районыбызның алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре чакырылган иде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашып, алдынгыларга бүләкләр тапшырды һәм котлау сүзләрен җиткерде. Бәйрәм Сабантуй белән дәвам итте.
Бәйрәм көннәрендә дә иген басуларында эш туктап тормый. Ә Вахитов исемендәге хуҗалыкта урып-җыю инде төгәлләнде. Һәр гектардан уртача 40 центнердан югары ашлык суктырылды. “Урал”, “Восток” хуҗалыкларында, “Лесной” агрофирмасында да соңгы гектарларның уңышы җыела. Урып-җыю эшләре белән бергә, көзге культураларны чәчү дә дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International