Идел буе спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатория корпусында балаларга ике дәүләт телен өйрәтүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы балалар бакчаларына берәр миллион сум күләмендә грантлар тапшырылды. Шулай ук республиканың иң яхшы 20 мәктәпкәчә учреждениесе дә “Балалар бакчасында белем бирү процессын иң яхшы оештыру” конкурсында җиңгән өчен 500әр мең сум грант алды. Поселокның “Чулпан” балалар бакчасы әлеге грантларның икесенә дә ия булды.
-Бүләкләрне Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тапшырды. Сөенечебезнең чиге юк, - дип хәбәр итте бакча мөдре Ландыш Идиятуллина.
Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында 8-9 сыйныф укучылары өчен “Наркомания – замана чире” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында укучылар белән наркомания һәм наркотиклар турында сөйләшү алып барылды. Аларга наркотикның сәламәтлеккә зыяны турында әйтеп кителде. Шулай ук “Наркомания”дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Ахырдан укучылар тест сорауларына җавап бирделәр.
Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс, диләр. Кукмарада газ да җитештерелми, нефть тә чыгарылмый, районыбызның төп байлыгы – аның һөнәрле халкы. Бу фикерне очрашуда еш ишетергә туры килде. Эшләмичә генә югары үрләр яулап, тормыш шартларын яхшыртып булмый. Ә безнең як халкының кулыннан эш килә, тирә-ягыбызда урнашкан оешма-предприятиеләрнең күплеге, шуның нәтиҗәсе. Әмма үз эшеңне булдыру өчен һөнәрең буенча белгеч булу гына җитми, сәүдә эшенә “кулың ятуы”, һәм, әлбәттә, дәүләт ярдәме, җирле җитәкчелекнең уңай карашы да сорала.