Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
30
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Синоптиклар Кукмарада салкынча һава һәм бераз яңгыр вәгъдә итә
Һава торышы ничек кенә сынамый быел безне: йә салкынча, йә баш миләре кайнап чыгарлык эсселек. Нихәл итәсең, чыдыйбыз инде. Соңгы вакытта эссе һавага шулкадәр ияләнеп беткәнбез ки, бүген җылылык 20 градуска гына калгач, хәтта җылы кофталарны киеп куйдык. Чама белән шушындый температура әле пәнҗешәмбе көнне дә сакланачак, бераз яңгырлар явачак. Ә менә җомга көннән бераз салкынайту көтелә, көндез 16 градус булса, төнлә 10-12 градус булырга мөмкин, ди синоптиклар. Түтәлләргә утырткан кыярларның өсләрен ябасы булырмы, чыдар микән алар температураның түбәнәюенә, киңәшләрегезне көтәбез.
Йөгерү йөрәк авыруларын булдырмый
Йөгерү теләсә нинди физик авырлык кебек үк ябыгырга һәм яшь калырга ярдәм итә. Икенчедән, йөгерү кәефне күтәрә, депрессиягә каршы көрәшә, йөгергәч, кеше үзен яхшы хис итә. Өченчедән, йөгерү йөрәк эшчәнлеген яхшырта, организмның каршы тору көчен артыра.
Җирне бозган өчен штрафлар артты
Быел Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы Кодексына үзгәрешләр керде. Шул исәптән җирләрне, туфракны җил, су эрозиясеннән саклау буенча тиешле таләпләрне үтәмәгән, җирнең сыйфатын боза торган башка тискәре гамәлләр өчен штраф күләмнәре артты. Гражданнарга 20 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 меңнән 700 мең сумга кадәр штраф күләмнәре билгеләнде.
Байлангар җирлегендә шактый зур эшләр башкарылган
-Байлангар авылындагы - ике, Сазтамактагы – бер су башнясы буялды, аларның әйләнә-тирәсе профнастил белән әйләндереп алынды, дүрт будка да профнастил белән тышланды, - ди авыл җирлеге башлыгы Илфат Минегалиев. - Башняларны тәртипкә китерү 274 мең сумга төште.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: "Кукмарадан – 100 мең тонна икмәк"
Узган атнада районыбызга килгәч, Марат Әхмәтов кукмаралылар алдына әнә шундый бурыч куйды.
Район җитәкчесе Сергей Димитриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рафак Хәлиуллин белән берлектә вертолетта иген басуларының торышы белән танышканнан соң, министр “Дружба“ агрофирмасы территориясендә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.
Райондашларыбызга Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды
Бүгенге көндә лаеклы ялда булган социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре Мәрьямбикә Сәлахетдинова һәм Асия Сабирҗановалар бу өлкәдәге күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
Манзараста яшәүче Кристина һәм Раушан Хәсәновларга Ана капиталы алу өчен сертификат тапшырылды
Район ЗАГС бүлегендә Манзарас авылында яшәүче Кристина һәм Раушан Хәсәновларга Ана капиталы алу өчен сертификат тапшырылды.
“Наркотикларга каршы көрәш” айлыгы кысаларында китапханәләрдә төрле чаралар узды
Түбән Арбаш авылы китапханәчесе Рима Хисамова, әхлак һәм экологик тәрбия бирү максатыннан, мәктәп яны лагерендә йөрүче балалар өчен “Шәфкатьле булу җиңелме? Һәм “Чишмә җыры-бишек җыры сыман” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү, әңгәмә, рәсем бәйгесе үткәрде. Язучыларга багышланган презентация күрсәтте.
Кукмара районында өлкәннәр дә, яшьләр дә сәламәтлек юлында
Районыбызның инвалидлар җәмгыяте вәкилләре актив тормыш белән яши. Конкурс-бәйгеләрдә катнашырга, спорт чараларында үзләрен сынарга, төрле очрашуларда катнашырга да вакыт табалар алар. Узган ел исә өлкәннәребез, “Тылсым” үзәге белгечләре белән берлектә әзерләп, республикакүләм конкурска үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр һәм ике грант оттылар.
Кукмара өченче мәктәбе укучысы Азалия Шакирҗанова республика конкурсында призлы урын алды
“Хезмәт һәм укыту-тәрбия эшчәнлегендә хезмәтне саклау һәм аның шартлары” дигән темага узган икенче республикакүләм рәсем һәм иншалар конкурсына нәтиҗә ясалды. Кукмара өченче мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Азалия Шакирҗанова әлеге бәйгедә катнашып, өченче урынны алды. Аңа диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз