ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Манзарас авылы китапханәчесе Фирая Сабирова “Наркотикларсыз тормыш” дип исемләнгән айлык кысаларында 5 сыйныф укучылары өчен “В плену иллюзий” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. 
Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен “Хезмәтенә күрә хөрмәте” дип исемләнгән кичә үткәрде.

1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне.
Әлеге бәйрәмне үткәрү тәкъдиме белән беренче тапкыр 1925 елны Женевада балаларның иминлегенә багышлап үткәрелгән конференциядә чыгалар. Бәйрәмне ел саен үткәрү исә Парижда үткәрелгән Хатын-кызлар конгрессыннан соң традициягә кереп китә.
Чура авылында керәшен халкының дини, милли яфрак бәйрәме “Симет” узды. Бу бәйрәм өч көн дәвамында кичке уен итеп уткәрелә. Олылар көндез чиркәүгә келәүгә баралар, аннан соң кич белән бәйрәмне милли уеннар, йолалар белән үткәрәләр. Бәйрәм болында үтә.
29 май көнне Идел буе Дәүләт физик культура, спрот һәм туризм академиясендә 2014-2014 елгы хоккей сезонын ябу тантанасы узды. “Олимп” яшүсмерләр һәм балалар спорт мәктәбе 2 группада беренче урын яулады.

31
май, 2015 ел
якшәмбе
Апрель аенда “Восток” хуҗалыгы “Голштин” токымлы сыерлар үрчетү белән шөгыльләнүче нәсел заводы статусын алды. Шулай ук ул үз эшчәнлеген орлыкчылык хуҗалыгы буларак та алып бара. Язын 800 центнер арпа, 600 центнер бодай сатканнар. Орлыкчылык белән шөгыльләнү игенчелек тармагына икеләтә зур бурычлар йөкли, шуңа кырларда агротехнологиянең төгәл башкарылуы шарт.
Кукмара поселогының үзәк мәчетендә капиталь төзекләндерү эшләре башланды, бүгенге көндә аның түбәсе яңартыла. Ремонт эшләре иганәчеләр ярдәме белән башкарыла. Халыктан 100 мең сумннан күбрәк акча җыелган. Башкаларны да бу изге эшкә үз өлешләрен кертергә чакырабыз. Акчаларны "Мы вместе" дигән фонда күчерергә кирәк.
Район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге коллективы Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгүльлек һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Кукмарадагы “Кыңгырау” балалар бакчасы тәрбиячесе Рәйханә Степанова “Татарча сөйләшәбез” укыту-методик комплектны тормышка ашыру кысаларында үткән “Һөнәри осталык йолдызлыгы” педагогик осталык төбәк конкурсының “Уйнап ачыла күңел” номинациясендә җиңү яулады.
Моң - кешелекнең беренче ачышларының иң серлесе булган. Борынгы бабаларыбыз ташны ташка, агачны агачка бәргәч, тавыш чыкканын аңлап алып, аларны кушып, үзләренә бер яңалык тапканнар - көйләр тудыра башлаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International