Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
31
май, 2015 ел
якшәмбе
Районыбыз самбочылары Чистайдан җиңү яулап кайтты
Чистайда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган яшүсмерләр арасында самбо буенча 30нчы тапкыр республика турниры үткәрелде. “Зилант” спорт мәктәбеннән Алмаз Минесламов - беренче, Ислам Хәбриев, Рәзил Йосыпов – икенче, Искәндәр Шәрәфиев, Ленар Шәйфетдинов, Владимир Виноградов, Мурат Ибятовлар (тренер Марс Бадретдинов) өченче урыннарны алдылар.
Кукмараның халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге белгечләре укучыларны Казанга экскурсиягә алып барды
Халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге белгечләре “Уңышка юл” проектын тормышка ашыру йөзеннән, районыбызның беренче номерлы һәм Зур Кукмара мәктәпләренең 40 укучысына Казан шәһәренә, “КидСпейс” дип аталган балалар шәһәрчегенә экскурсия оештырдылар.
Кукмара мәдрәсәсендә чыгарылыш кичәсе узды
Быел мәдрәсәнең һөнәри бүлеген 41 шәкерт тәмамлады: ир-егетләр 21 кеше, хатын-кызлар исә – 20. Алар барысы да 4 еллык уку-укыту программасын үзләштереп, чыгарылыш имтиханнарын тапшырдылар һәм Диплом эшләрен якладылар. Ир-егетләргә “Имам-хатыйп”, ә хатын-кызларга “Ислам нигезләре мөгаллимәсе” квалификациясе бирелүен раслый торган дипломнар тапшырылды. Алар арасында инде хәзер дин өлкәсендә хезмәт итүчеләр – имамнар һәм мәхәлләләрендә дин белеме бирүче мөгаллимнәр бар.
Район газетасының яшьтәше Өркеш авылында яши
Район газетасының яшьтәше белән очрашу насыйп булды әле. Өркеш авылында гомер кичерүче Шәйхулла абый Закиров “Хезмәт даны”ның беренче саны нәшер ителгән көнне - 1930 елның 14 сентябрендә дөньяга килгән.
Чишмәбашта балалар бәйрәме күңелле узды
Чишмәбаш авылында балалар Сабан туе узды. Аны бакча хезмәткәрләре бик күңелле итеп үткәрделәр. Бәйрәмгә авыл халкы да күп килгән иде. Балалар белән төрле милли уеннар оештырылды: чүлмәк тә ваттылар, күзне бәйләп әйберләр дә кистеләр, кашыкка йомырка куеп та йөгерделәр.
30
май, 2015 ел
шимбә
Кукмарадагы ял һәм мәдәният паркында 9 миллион 12 мең сумлык эш башкарылырга тиеш
Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 2015 ел Татарстанда парк һәм скверлар елы дип игълан ителде. Ел кысаларында яшел ял итү зоналарын төзекләндерү буенча күләме һәм әһәмияте зур булган программа тормышка ашырылачак.
Республика Президенты фикер йөртүенчә, паркларны һәм скверларны төзекләндерү халыкта яңача ял итү мәдәниятен формалаштыра. Һәр кешенең үз күңеленә хуш килердәй шөгыль табарлык шартлар тудырылырга тиеш. Шәһәр тормышының уңайлы атрибутлары белән табигатьтә ял итү бергә кушылып, яшел зоналар җәмгыять тормышының яңа чыганаклары булачак.
Хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең утырышы узды
Район Башкарма комитетында хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Көн тәртибендә балигъ булмаган 14-18 яшьтәге балаларны җәйге каникуллар чорында эш белән тәэмин итү, җәмәгать урыннарында тәртип урнаштыру буенча ирекле халык дружиналарының эше, “Нараткай” сәламәтләндерү лагеренда җәмәгать тәртибен саклауны булдыру, хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең составына үзгәрешләр кертү кебек мәсьәләләр каралды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин алып барды.
Кукмара бадминтончыларына тиңнәр юк
Азнакайда бадминтон буенча республика ярышлары узды.
2002-2003 елда туучылар арасында Зур Кукмара урта мәктәбе укучылары Фәридә Галимҗанова катнаш разрядта - көмеш, ә Әдилә Шигапова белән берлектә парлы разрядта бронза медальләргә лаек булдылар (тренерлары Мөнир Гыймадиев, Рәшит Гыйлаев).
Районыбыз мәктәпләрендә “Чисталык дәресләре” узды
Зур Кукмара, Манзарас урта мәктәпләре укучылары алдында Россельхознадзорның дәүләт инспекторлары Рифкать Галимуллин, Рәшит Хәйруллиннар “дәрес бирделәр”.
Туембаш мәктәбендә бер көндә ике бәйрәм үткәрелгән
Иртәнге якта мәктәпне тәмамлаучылар өчен “Соңгы кыңгырау” чыңласа, төштән соң балалар арасында Сабантуй оештырылды. Бу көнне укучылар җәйге ГТО нормаларын тапшырдылар: озынлыкка сикерделәр, турникта тартылдылар, 100 метрга, тауга каршы йөгерделәр.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз