ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Казанның “Уникс” концертлар залында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең финалы узды. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Кукмарадан 150ләп бала фестивальнең “Вокаль ансамбльләр”, “Вокал-соло”, “Конферансье” номинацияләрендә көч сынашты.
Мамадышта мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында өстәл теннисы буенча Татарстан чемпионаты узды. Әлеге чарада кукмаралылар да актив катнашты.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 10 санлы районара инспекциясе 24 һәм 25 апрельдә салым түләүчеләр-физик затлар өчен Ачык ишекләр көне үткәрә.

21
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Дуслык көнендә барлык белем бирү учреждениеләрендә “Безнең тату Татарстан” девизы астында класс сәгатләре үтте.
21 апрель көнне язгы мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында Ядегәр авылы клубында дуслык, тынычлык, теләктәшлек темасына чара үтте.
20 апрельлдән барлык өстәмә белем бирү учреждениеләрендә язгы мәрхәмәтлелек атнасы башланды. “Олимп” боз сараенда “Дуслык иленә сәяхәт” дип аталган класс сәгате үтте.
Изгелек эшләү атналыгы кысыларында балалар китапханәсе китапханәчесе А.Р.Баһавиева 1 нче номерлы татар гимназиянең 2 һәм 3 сыйныф укучылары өчен “Дуслык белән көчле без” дип исемләнгән дәрес –әңгәмә уздырды. 

20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
19 апрель көнне “Олимп” боз сараенда 2003-04 елда туган малайлар арасында, Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган хоккей турниры булды. Ярышларда 3 команда катнашты. 1 урынны “Олимп”, 2 урынны – “Ак Бүре”, 3 урынны – “Ягуар” командалары яулады.
20-27 апрель көннәрендә Татарстан Республикасында Язгы мәрхәмәтлелек атнасы үткәрелә. Әлеге акция кысаларында күп төрле мероприятиеләр үткәреләчәк.

Район җитәкчесе Сергей Димитриев һәм район Башлыгы урынбасары Равия Каримуллина Чишмәбаш авылында гомер кичереп, хәзерге вакытта кызы гаиләсендә Уразайда яшәүче Мәдинә апа Каюмованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Аңа Россия Президентының котлау открыткасын, район җитәкчесенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International