ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
18 апрельдә “Змлант” спорт комплексында X укучылар Спартакиадасының баскетол буенча финал уеннары узды. 1 урында Алексеевск, 2 урында – Кукмара, 3 урында – Аксубай командалары калды.
Мәмәшир авылында яшәүче Галимова Бибигайша Галимулловнага 19 апрель көнне 90 яшь тулды.
Зур юбилее белән аны район җитәкчесе Сергей Димитриев, аның урынбасары Равия Каримуллина һәм җирлек башлыгы Илгиз Ахметзянов котлады. Юбилярларга Россия Президентының  котлау открыткасы, район җитәкчесенең Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
17 апрельдә үзәк китапханәдә “Современница” клубының чираттагы утырышы узды. Утырышның темасы: крючок белән бәйләргә өйрәнү.

18
апрель, 2015 ел
шимбә
Югары Утар авылындагы акылга зәгыйфь балалар интернат-йорты коллективы район Мәдәният йортында кукмаралыларга “Вәгъдә бүләге” дигән тамаша тәкъдим итте. Залда алма төшәр урын да юк иде. Күршеләребезнең чыгышлары һәркем тарафыннан яратып кабул ителде, көчле алкышларга күмелде.
Манзарас авылындагы “Әкият” балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме катнашында бик матур чара узды. “Алисә маҗаралары” дип аталган әкияти тамашаның үзенчәлеге шунда: ул тулысы белән инглиз телендә үткәрелде.
Районыбызның Җиңү паркы каршындагы тротуарны төзекләндерү эшләре бара. Брусчатка җәю эшләрен Илдус Фазлыев, Владимир Давыдов, Владислав Спиридонов, Альберт Хуҗин, Александр Афанасьев, Илшат Әмировлар башкара.

Тротуар һәм юл бераз киңрәк булсын өчен чәчәк клумбалары сүтелгән. Барлыгы 9 мең квадрат метр мәйданда брусчатка җәю планлаштырыла. 9 май бәйрәменә кадәр Ленин бакчасына хәтле, ә аннан соң Ленин урамы буйлап тимер юл вокзалына кадәр арада җәяүлеләр брусчаткадан йөрерләр, дип уйлыйбыз. Үзәк урам буенча урнашкан сәүдә нокталарының хуҗалары да үз тирәләренә брусчатка җәячәкләр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә умартачыларның җыелыш-киңәшмәсе булды. Умартачылар берлеге җитәкчесе Таһир Бариев алып барган очрашуда кортларны кышлату нәтиҗәләре, төрле авырулар белән көрәшү алымнары, бал корты продукциясен урнаштыру юллары, аларның бәяләре һәм башкалар турында сөйләшенде.
Татарстанлылар моннан берничә атна элек “Президент белән бергә” дигән иҗтимагый хәрәкәткә берләшкәннәр иде. Казанның “Корстон” күңел ачу комплексында оештырылган “Без булдырабыз! Без бергә!” дигән форумда исә ул яшьләр оешмалары инициативасы белән гомумреспублика хәрәкәтенә әверелде. Аның төп максаты - республика халкын берләштерү, “Стратегия 2030”, Президент программаларын, инициативаларын тормышка ашыруда катнашу.

17
апрель, 2015 ел
җомга
Мамашир авылы мәдәният йортында “Сугыш чоры балалары” дип аталган чара үтте.

16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
«Шәфкать» сәламәтләндерү үзәге балалары Кукмара тегү фабрикасына экскурсиягә бардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International