ЯҢАЛЫКЛАР


3
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Манзарас мәктәбе янындагы стадионда “Сәламәтлек көне” оештырылды. Анда спорт һәм күңел ачу чаралары узды.
Җиңү паркы каршындагы мәйданда Кукмаралылар өчен Зур Сәрдектән килгән үзешчән артистларның бәйрәм концерты күрсәтелде. Кыш бабай, Карчәчәк, Кәҗә һәм Сарык - программаның үзәгендә булып, райондашларыбызга Яңа ел сәламнәре ирештерделәр.

31
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Якташыбыз, танылган шагыйрь, Россия һәм Татарстан Республикасы язучылар берлекләре әгъзасы,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәниф Шәриповны Һади Такташ исемендәге премия лауреаты булды. Бу бүләккә ул “Азатлык көне” җыентыгы өчен лаекдип табылды. 2012 елда дөнья күргән әлеге китапта шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән поэмалары тупланган. Якташыбызны ихлас тәбрикләп, тазалык-саулык, яңа иҗади уңышлар телибез.


Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы министрлык тарафыннан тормышка ашырыла торган программаларны яктыртучы массскүләм матбугат чаралары арасында бара торган республика конкурсына йомгак ясады. “Иң яхшы матбугат” номинациясендә “Хезмәт даны” газетасының баш мөхәррир урынбасары Лилия Нургалиева өченче урынны алды, диплом, истәлек бүләгенә лаек булды.


Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар!

Менә тагын бер ел тарих битләренә язылып, үткәндә калды. Бу чорда илебездә һәм дөньяда бик күп тарихи вакыйгалар булды, аларның кайберләре сөенеч, икенчеләре борчу-мәшәкать алып килде. Тормыш әнә шулай уңыш һәм уңышсызлык белән бергә үрелеп дәвам итә. Иң мөһиме – борчулар үткәндә калсын, тормышыбызда тотрыклылык булсын, ил-көнебездә тынычлык, бердәмлек, татулык саклансын.

30
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

31 декабря – новогодние мероприятия на площади перед Парком Победы:

С 19 до 21 часа – новогодний концерт.

С 21 до 21.45 часов – новогодний театрализованный пролог «Новогодний музыкальный шаян-шоу», конкурс маскарадных костюмов.

С 21.45 до 22 часов – новогоднее поздравление руководителя района.

В 22 часов – новогодний салют.

С 22 до 23 часов – праздничная дискотека.

В РДК с 23 до 24 часов – продолжение дискотеки.

"Җиңү салюты" фестивале кысаларында Зур Сәрдек мәдәният йортында "Җитмешенче җиңү язы килә" дигән концерт программасы һәм "Хәтер мәңгелек!" дигән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә Зур Сәрдек җирлегендәге барлык балалар бакчалары, башлангыч мәктәпләр, гимназия һәм мәдәният йортлары бай эчтәлекле экспозицияләр белән катнаштылар. Бәйрәмнең икече өлешендә җирлек тарихына багышланган "Сугыш җиле кагылган еллар" дигән документаль фотопрезентация тәкъдим ителде.
“IТ-чемпион” республикакүләм конкурсының икенче этабы җиңүчеләре билгеле булды. “Иң актив мәктәп” номинациясендә беренче урынны алган Байлангар урта мәктәбе интерактив җиһаз белән бүләкләнде. “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясе җиңүчеләре исә менә кемнәр: Булат Тухтаров (күппрофильле лицей, 3227 балл), Рамил Вәлиуллин (күппрофильле лицей, 2903 балл), Линар Гыйльманов (Поч.Сутер мәктәбе, 2593 балл). Әлеге укучыларга ноутбуклар тапшырылды.
Киез итек-киез комбинатының ремонтлау-механика цехы егетләре – токарь Артем Ермолаев, фрезерчы Нияз Нәкыйпов, слесарь Айрат Баһамановлар эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыру максатында Казан шәһәрендә оештырылган “Һөнәр буенча иң яхшысы” конкурсында катнашып, дипломга ия булдылар. Егетләрне район җитәкчесе Сергей Димитриев котлады, үзенең Рәхмәт хатын һәм бүләкләр тапшырды. Кукмарада шундый үз эшенең осталары булуы белән горурлануын белдереп, алга таба да эшләрендә уңышлар, яңа үрләр яулауларын теләде.
Республикада “Полиция Кыш бабае” пиар-акциясе бара. Акция барышында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тәртипсез яшәү рәвеше алып барган гаиләләрне, дәүләт ярдәменә мохтаҗ балаларны һәм үсмерләрне ачыклау буенча рейдлар оештырачаклар. Хезмәткәрләр арасында кием, уенчыклар, китаплар җыюны оештырдылар инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International