ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Әкият кар шәһәрчекләре, скульптуралар ясау, территорияне бизәү буенча район конкурсына нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр менә кемнәр:
Төп һәм урта мәктәпләр арасында:
1 урын – Мәчкәрә коррекция, Түбән Үрәс мәктәпләре, Зур Сәрдек гимназиясе
2 урын – Сәрдекбаш, Кәркәүч, Ядегәр мәктәпләре, күппрофильле лицей, Кукмара 1нче гимназиясе
3 урын – Кукмара 4нче, Мәмәшир, Лельвиж, Олыяз, Нырты мәктәпләре.
“Оригинальлек өчен” номинацисендә – Мәчкәрә, Байлангар, Поч.Кучук мәктәпләре.
Яңа ел бәйрәмендә күп кенә чаралар пиротехник эшләнмәләр кулланып үткәрелә. Аларны рәсми сату урыннарыннан гына алырга кирәк, базарлардан, киосклардан һәм башка сәүдә нокталарыннан алу тыела, чөнки анда кешеләрнең, бигрәк тә балаларның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган, сертификатсыз пиротехник эшләнмәләр кайта. Үткән елда гына әлеге бәйрәм чорында республикада 5 кеше, шул исәптән ике бала шундый шартлаткычлардан зыян күргән.
Суд приставлары хезмәте Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан “Яңа елга – бурычларсыз” дип исемләнгән традицион акция үткәрә. Әлеге акция бурычларын вакытында түләмәү белән бәйле проблемаларга халыкның игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт бәясенең төрле җирлектә төрле булуы халыкта урынлы борчылу тудыра. Чыннан да, сөт җыючы эшмәкәрләр аны продукция эшкәртүчеләргә бер үк хак белән тапшыралар бит, ә җитештерүчеләргә – мал хуҗаларына төрле бәядән исәп-хисап ясыйлар. Мондый төрлелек юл чыгымнары белән бәйле, дияр кайберләре. Әмма бер җирлектә бер-берсеннән 1–2 чакрым ераклыкта гына урнашкан авылларда төрле бәя булуны ничек аңлатырга?
Элеккеге “Яңа тормыш” хуҗалыгы хәзер “Лесной” исемен йөртә. Дөресрәге – “Сөт иле” җәмгыятенең “Лесной” филиалы ул. Кайчандыр республикада иң алдынгылар исәбендә йөргән төбәк халкы бүген ничек яши, ни белән шөгыльләнә? Шушы сорауларга җавап эзләп, ул яклардан әйләнеп кайттык.
Теләк булса, эш табылыр
“Хезмәт даны” газетасы журналисты Алсу Идрисова “Ышаныч һәм иминлек” республика конкурсында актив катнашканы өчен “Юл хәрәкәте кагыйдәсе – тормыш кагыйдәсе” номинациясендә махсус бүләккә ия булды, диплом белән бүләкләнде.
27 декабрь көнне 2007 елгы “Олимп” командасы “МАУ “СК” Нарат” ның 10 еллыгына багышланган хоккей турнирында катнашып, призлы өченче урынны яулады.
27 декабрь көнне Бөтенрусия хоккей яратучылар командалары арасында үтүче Дивизион фестиваленең сайлап алу ярышлары үтте. Әлеге ярышларда “Кукмара” һәм Казанның “Содружество” командалары катнашты. Исәп Кукмара командасы файдасына 16:0 тәмамаланды.
26 декабрь көнне Кукмара поселегында яшәүче тыл ветераны Шейкина Нина Николаевна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны “Тылсым” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге директоры Нурсия Минивакиловна, өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Роза Фатыховна, специалист Алсу Дамировна, социалҗь хезмәткәр Самария Ибрагимовна, медицина хезмәткәре Альмира Ильдусовна котлады. Нина Николавнага Россия Президентының котлау хаты, кыйммәтле бүләк тапшырылды.

27
декабрь, 2014 ел
шимбә
Кукмара поселогында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең Яңа ел алды ярминкәсе гөрләде. Авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыклар, эшмәкәрләр үзләре җитештергән экологик яктан чиста яшелчә, җиләк-җимеш, төрле кайнатма, консервлар, сыйфатлы ит, бал һәм башка товарларны район халкына тәкъдим итте. Кышка запаслары кимегән мал асраучылар өчен печәне дә, ашлыгы да бар иде биредә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International