ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан үзәк сайлау комиссиясе республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында “Без – Россия гражданнары” дигән иҗади конкурс үткәрде.


Бу атнада Вахитов исемендәге хуҗалыкта үткәрелгән семинар-киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әнә шулай дип белдерде.
Православие халкының иң зур һәм дини бәйрәмнәренең берсе – Качману көнендә Югары Чура авылында купель ачылды. Иганәчеләр, авыл халкы, якташлар көче белән төзелгән, чишмә буена урнашкан әлеге су чумыну урыны әллә каян күренеп, үзенә дәшеп тора.
20 гыйнвар көнне Кукмара Үзәк китапханәсенең китапханәчесе Саттарова Лилия Раисовна “Кукмара муниципаль районының Ч.Т.Айтматов исемендәге № 1 гимназиясенең” 7 б сыйныфы укучылары өчен “Январь аенда туган язучы-юбилярлар” исемле презентация тәкъдим итте. Язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
“Шәфкать” тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен һәрдаим күңел ачу чаралары үткәрелеп тора. Күптән түгел “Күңелле стартлар” спорт бәйрәме оештырылды. Икенче коррекция төркемендә тәрбияләнүчеләр үзләренең физик мөмкинлекләрен күрсәтә алдылар, барысы да уеннарда актив катнаштылар.
16 январьда район үзәк балалар китапханәсендә “Во имя мира на земле” дип исемләнгән республика буенча конкурсның район этабы узды. Конкурс Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Ул ике номинация буенча билгеләнде. 9-11 яшьлек укучылар сугыш темасына багышланган шигырьләрне яттан башкардылар, ә 12-14 яшьлекләр проза әсәреннән өзекләр укыдылар. Биредә авыл һәм район балалар китапханәсе укучыларыннан 101 кеше катнашты.
Бүген Ядегәр авылында җирлек һәм күмәк хуҗалыкның хисап җыелышлары үтте. Анда авыл җирлеге башлыгы җитәкчесе, “Восток” җәмгыяте җитәкчеләренең еллык эшкә хисаплары булды. Район җитәкчесе Сергей Димитриев узган ел районда башкарылган эшләр турында сөйләде.

17
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Узган атнада Россия эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Садыков һәм район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев авыл җирлекләре башлыклары, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре һәм төрле бүлекчә җитәкчеләре белән очраштылар.
Туембаш авыл җирлегендә хисап җыелышы үтте. Анда узган елгы эшкә йомгак ясалды. Хисап җыелышында район җитәкчесе Сергей Димитриев, җирлек башлыгы, район прокуроры, полиция бүлеге начальнигы, район үзәк дәваханәсе баш табибы һәм башкалар чыгыш ясады.

13
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
“Мәгариф” милли өстенлекле проекты кысаларында Казанда республиканың иң талантлы укучыларын тәрбрикләделәр. Безнең районнан әлеге чарада күппрофильле лицейдан Алина Рәхимҗанова, Манзарас мәктәбеннән Илгинә Мотыйгуллина, Түбән Үрәс мәктәбеннән Наталья Филипповалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International