ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2014 ел
шимбә
“Зилант” спорт мәктәбенең йөзү секциясенә йөрүче Илфирә Шәрипова Казан шәһәре беренчелегенә уздырылган республика ярышларында 50 метрга аркада йөзү буенча икенче урынны алды.
Бу көнне инвалид балалар спорт ветераннары белән очраштылар. Спортчылар аларга үзләренең уңышлары, бүләкләре, нинди юллар аша спортка килүләре турында сөйләделәр. Аннан соң яшь һәм өлкән буын арасында өстәл теннисы буенча ярыш үтте.
Кукмараның сәхнә ветераннары Түбән Кама шәһәре тамашачылары каршында чыгыш ясап кайттылар."Яшьлегем кайтавазы" концерт төркеменең чыгышларын тамашачылар яратып һәм сокланып кабул итте. Ретро җырлар, гармун һәм тальян моңнары беркемне дә битараф калдырмады.Концерт барышында артистларыбызга кушылып җырлап утырган тамашачылар, кабат очрашырга язсын, дип озатып калдылар.
«Тылсым» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәненең “Наз” социаль-сәламәтләндерү бүлегендә күп еллар социаль сферада эшләп пенсиягә чыккан пенсионерлар һәм инвалидлар өчен 12 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр дәваләу һәм ял итү курслары оештырылды. Ял итүчеләр өчен хезмәт терапиясе инструкторы Шайдуллина Ленара тарафыннан кул эшләре дәресе оештырылды.
28 ноябрь көнне Түбән Үрәс авылында яшәүче Емельянов Николай Ивановичны 90 яшьлек юбилее белән котларга “Тылсым” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге директоры Н. Мубаракова һәм җирлек башлыгы Г. Гарифуллина килделәр. Россия Федерациясе Президенты һәм район Советы исеменнән котлау хаты һәм бүләк тапшырдылар.

28
ноябрь, 2014 ел
җомга
Лубян авыл җирлегендә беренче Яңа ел чыршысы урнаштырылды.
Спорт-сәламәтләндерү айлыгы кысаларында мәктәп китапханәчесе Нигматуллина С.Н. тарафыннан "Саулыгым-байлыгым минем" дип аталучы китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар сәламәтлекне саклау буенча материаллар белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзләделәр.
Зур Сәрдек гимназиясендә "Сәламәтлек - начар гадәтләргә альтернатива" акциясе кысаларында 1 -4 сыйныфлар арасында спорт бәйрәме узды.
27 ноябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы үтте. Уку залы китапханәчесе Саттарова Лилия Раисовна “Әниемнең җылы кочагы” дип аталган әңгәмә үткәрде.
«Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгендә 27 ноябрь көнне Әниләр көненә багышланган чара үтте. “Елмаю” һәм “Мәхәббәт” командалары төрое конкурсларда катнаштылар: интеллектуаль сорауларга җавап эзләделәр, спорт, музыкаль биремнәр үтәделәр. Диляра Кашапова әниләргә матур җырын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International