ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2014 ел
сишәмбе
Соңгы өч елда “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан тормышка ашырылучы “Тормыш сыйфаты. Сәламәтлек” проекты кысаларында төзелүче фельдшер-акушерлык пунктларының алтынчысы ишекләрен ачты. Үрәсбашта шул уңайдан бәйрәм чарасы үткәрелеп, символик ачкыч” “Строй-гарант” оешмасының генераль директоры Илсур Шәрипов кулыннан әлеге авыл фельдшеры Елена Григорьевага тапшырылды.

4
август, 2014 ел
дүшәмбе
Соңгы елларда республикабызда күпфункцияле мәдәният үзәкләре төзелү проекты тормышка ашырыла башлады. Әлеге үзәкләргә авыл китапханәләре дә урнаша. “Бердәм Россия” сәяси партиясе “Авыл китапханәләре” проекты рамкалары кысаларында яңа һәм инде күптәннән халыкка хезмәт күрсәтүче китапханәләрне заманча җиһазлар белән тулыландыруда зур эш алып бара.
Мәмәширдә ике су чыганагы: авыл эчендәге һәм болындагы чишмәләр чистартылган. Зират тирәсе агачлардан арындырылган.
Кукмараның үзәк урамнарының берсе булган Чернышевский урамында көн әйләнәсендә транспорт йөреп тора. Әлеге урам юлы күптәннән ремонт сорый иде инде. Яз көне чокыр–чакырларга “Чиста шәһәр” оешмасы көче белән ясалган вак–төяк ремонт кына шуның кадәр машина ташкынына ничек түзсен соң? Ниһаять, әлеге урамга Балтачның МДСУ–1 оешмасы асфальт җәя башлады.
4 август көнне район Советының кече залында республика һәм федераль программаларны тормышка ашыру буенча подряд оешма җитәкчеләре белән киңәшмә узды. Әлеге чарага мәктәпләрдә һәм күпкатлы йортларда капиталь ремонт, мәдәният йорты һәм балалар бакчалары төзелеше өчен җаваплы иптәшләр чакырылган иде. Район Башлыгы әлеге эшләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп тәмамларга бурыч куйды.
Районның барлык хуҗалыкларында, агрофирмаларда бөртеклеләрне урып-җыю бара. Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин “Әсәнбаш” агрофирмасында булып, урак эшләренең барышы белән танышты. Агрофирмада эш оешкан төстә башланып киткән.
Узган шимбәдә элеватор тантаналы төстә беренче ашлык олауларын кабул итте.
-“Ватан” һәм “икмәк” сүзләре тәңгәл йөри, чөнки икмәк – илнең тоткасы ул, - дигән мәгънәле сүзләр яңгырады тантана барышында.
Ипиле булу өчен авыл кешесе никадәр көч, хезмәт, вакыт һәм чыгымнар сарыф итә. Аннан соң яз-җәй буе күзен күктән алмый. Хезмәтенең соңгы нәтиҗәсе һава торышына бәйле бит.

1
август, 2014 ел
җомга
Түбән Өскебаш авыл җирлегенә Советлар Союзы Герое Әхтәмов Сабир Әхтәм улының туганнары булып китте. Кунаклар туган якны өйрәнү музеенда булдылар, Түбән Өскебаш мәктәбе территориясендә Герой бюсты, Битлянгур авылында “Изгеләр чишмәcе” янында фотога төштеләр. Югары Өскебаш авылында Геройның туганы Гарипова Гөлсинә апада кунакта булдылар.


“Яшьләр коррупциягә каршы” республика акциясе кысаларында район башлыгы ярдәмчесе Гөлшат Нурмөхәммәтова тәкъдиме белән “Волонтер “Кукмор” ирекле отряды Кукмара урамнарына чыкты. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Земфира Җамалова җитәкчелегендә алар үтеп йөрүче халык белән аралашып, “Нәрсә ул коррупция, аның белән ничек көрәшергә?” дигән сораулар бирделәр.
31июль көнне Олыяз авыл җирлегендә Район Башлыгы Рауиль Рахматуллин катнашында гражданнар җыелыш узды. Районның социаль-экономик үсеше буенча 2014 елның I яртыеллыгы нәтиҗәләренә йомгак ясап, ул II яртыеллыкка бурычлар куйды, сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International