ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2014 ел
сишәмбе

16 май көнне “Моңнар кайтсын авылга” фестивале кысаларында Лельвиж авылы клубында зур бәйрәм концерты оештырылды. Удмурт халык ансамбле “Купанча”,  балалар фольклор ансамбле “Вуюичь”  башкаруында удмурт, татар һәм инглиз телендә җырлар яңгырады. Концертны оештыруда мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп һәм балалар бакчасы коллективы актив катнашты.

 
 

19
май, 2014 ел
дүшәмбе
Яр Чаллы шәһәрендә яшь башкаручыларның VIII Халыкара конкурсы узды. Бәйгедә 5 яшьтән 35 яшькә кадәрге 800дән артык талант иясе катнашты. Бәйгедә чыгыш ясаган Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары Азалия Сәфәргалиева, Ирек Хаммадиевлар – икенче, Альбина Сәфәргалиева өченче урынны алып кайттылар. Балаларны конкурска З.Шәймарданова, Л.Хөснетдиновалар әзерләде.
Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге укучылары Хабибирахманов Алмаз (күппрофильле лицей) һәм Гиниятуллин Булат (№3 мәктәп) “Эрудит Татарстана” конкурсында катнашып җиңү яуладылар. Аларны котлыйбыз, уңышлар телибез!
17 май көнне Кукмара №3 мәктәбенең мини-футбол мәйданчыгында 10, 11 класс, укытучылар, киез итек фабрикасы, Нур Баян урамы командалары катнашында мини-футбол буенча турнир булды.
17 май көнне Кукмара А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицеенда эвакуация буенча тренировка үткәрелде, пожар чыккан очракта үз-үзләрен тоту күнекмәләре ныгытылды. Укучылар, укытучылар, техперсонал тренировка барышында белемнәрен күрсәтә алдылар. Эвакуация вакыты 5 минут тәшкил итте.

16
май, 2014 ел
җомга
16 май көнне “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре шартлы рәвештә хөкем ителгән ата-аналар белән очрашу үткәрделәр. Очрашу вакытында “Балалар белән наркотиклар турында ничек сөйләшергә?” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әлеге чара “Возрождение” программасын тормышка ашыру максатыннан оештырылды.

Кеше язмышы төрледән төрле, алар бер-берсенә һич тә охшамаган. Рәниф Шарипов ничә еллар инде тормыш сынауларын җиңеп, поэзия үрләрендә кыю адымнар ясап, берсеннән берсе матур шигырьләр, поэмалар иҗат итә. Ул, Чокырча тауларына менеп, Кукмараның туры урамнарыннан Казанга килеп, безнең төбәкне илгә таныткан шагыйрь.
14-15 май көнне балалар китапханәчесе Гатауллина З.Х. һәм Хафизова Г.М. күппрофильле лицейның 1 сыйныф укучылары өчен “Күңелле калейдоскоп” дип аталган уен-сәяхәт үткәрделәр.

15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
23 майда 8.00дән 12.00 сәгатькә кадәр Республика Росресстр идарәсенең Кукмара бүлегендә “Бердәм консультация көне” үткәреләчәк. Адрес: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 37 йорт.
20 майдан 26 июньгә кадәр районда “Наркотикларсыз тормыш” акциясе үткәреләчәк. Аның кысаларында белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә төрле чаралар үткәрү, әлеге темага карата фильмнар карауны оештыру, яшүсмерләр арасында наркотикларга каршы эчтәлекле листовкалар, буклетлар тарату, рәсем плакат конкурслары оештыру, район полиция бүлегендә наркопритоннарны, наркотикларның районга үтеп керү каналларын, яшүсмерләрне наркотикларның законсыз әйләнешенә җәлеп итү фактларын ачыклауга юнәлдерелгән тератив-тикшерү һәм профилактик чаралар комплексын үткәрү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International