ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2014 ел
сишәмбе
7 апрель көнне район Советының киңәшмәләр залында Район Башлыгы урынбасары Каримуллина Р.А. авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә эшендә юридик бүлек җитәкчесе Ходова И.В., милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Тухбатуллин М.Г., ФГУП “Ростеинвентаризация-Федераль БТИ” филиалы бүлеге җитәкчесе Саләхетдинов Ш.З., ветераннар Советы рәисе Мансуров М.М. катнашты.

5
апрель, 2014 ел
шимбә
Кукмарага Башкортостан республикасының Чишмә районы башлыгы Флюр Уразмәтов җитәкчелегендәге делегация һәм күренекле шагыйрь, сәясәтче, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин эшлекле визит белән килде.

4
апрель, 2014 ел
җомга
Кукмара “Ләйсән” №4 балалар бакчасы логопеды Якубова Г.Р. югары төркем балалары белән мәктәпкә әзерлек һәм урта төркм балалары өчен “Петушок – золотой гребешок” дип аталган театральләштерелгән чара үткәрде.
3 апрель көнне Аухадеев исемендәге музыка көллиятендә республикакүләм М. Җиһанов исемендәге яшь пианистлар конкурсының финальный туры үтте. Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары Аминова Диля (җитәкчесе Фасхутдинова З.Х.) III дәрәҗә дипломга, Садыков Нурислам (җит. Семенова С.В.) дипломант исеменә лаек булдылар.
4 апрель көнне Кукмара А.М. Булатов исемендәге куппрофильле лицеенда “Азбука белән саубуллашу” бәйрәме үткәрелде. Балалар җырлар, шигырьләр өйрәнделәр, табышмаклар чиштеләр, конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм чарасы бик күңелле һәм файдалы булды. Ахырдан китапханәче Гарифуллина Римма Гильмановна балаларны китапханәгә ешрак йөрергә өндәде, һәр балага китап укучы таныклыгы тапшырды.
Кукмара А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицееның 1 нче сыйныф укучылары арасында шахмат буенча мәктәп Беренчелеге үтте. Барлыгы 18 кеше катнашты. Малайлар арсында җиңүче булып Ишмикеев Александр калды, икенче урынны Ахметшин Хамат, өченче урынны Миннбаев Адель яулады. Кызлар арасында җиңүче булып Аглиуллина Ясминә калды, икенче урынны Федорова Алина, өченче урынны Данильчук Лия яулады.
Сагынып көткән яз килде, җылы яклардан кошлар кайта башлады. Туган якларын сагынып кайткан кошлар турында кайгыртыр вакыт җитте. “Кояшкай” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүче балалар үзләренең тәрбиячеләре ярдәмендә төрле материаллардан бик матур сыерчык оялары ясадылар һәм “Сыерчыклар килде” дип аталган республикакүләм бәйгесенә җибәрделәр. Сыерчык оялары кошларның күңеленә хуш килер дип ышанып калабыз.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек һәм участок сайлау комиссиясе членнарын укыту Концепциясен тормышка ашыру кысаларында 4 апрель көнне Кукмара муниципаль районы сайлау комиссиясе членнары өчен укыту-семинар оештырылды.
“Кояшкай” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында үткәрелгән “Бүген 1 апрель түгел, 32 март” дип аталган көлке көненә багышлан чара чыннан да бик күңелле килеп чыкты. Әлеге чара тәрбиячеләр Сөнгатов Эльмира һәм Ахмәтҗанова Гөлсем тарафыннан әзерләнде. Бәйрәмгә Ириска белән Веселинка килделәр. Шулай ук Рассеянный да килде, үзе белән күп уеннар, конкурслар алып килгән. Балалар җырлар, биюләр өйрәнделәр. Конкурслар, викториналарда катнашып балалар тапкырлыкларын күрсәттеләр.
Нырты авылы китапханәсендә халыкара балалар китабы көненә багышлап “Балалар китабы- сихри бер дөнья” исемле әдәби дәрес үткәрелде. Әлеге чарада 1 - 4 сыйныфтан 10 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International