30 март көнне Казан шәһәрендә мәктәп укучылары арасында гади авиамодельләр буенча шәхси-команда ярышлары узды. Әлеге ярышларда Манзарас, Починок Кучук, Починок Сутер авылы мәктәпләре командалары катнашты. Укучылар ике номинациядә көч сынаштылар: “Муха” верталеты һәм “Стандартная” авиамоделе. Безнең район командалары 48 команда арасында 12, 13, 20 урыннарны алдылар. Безнең район вәкилләре соңгы елларда беренче тапкыр техник иҗатның авиамодель төре буенча ярышларда катнаштылар. Алга таба башка мәктәпләр дә техник иҗатның бу төре белән шөгылҗләнә башларлар дип ышанып калабыз.