Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2014 ел
җомга
“Безгә цирк килде”
10 апрельдә Кукмарадагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкатьлелек” тернәкләндерү үзәгендә “Безгә цирк килде” исемле күңелле тамаша узды. Балалар бу чарада факир-фокус күрсәтүче, гимнастка кыз һәм клоун Клепа белән очраштылар. Әлеге тамаша анда катнашучыларның һәммәсендә бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды.
Татарстан Республикасының Милли нәшриятләры редакторлары Кукмарада кунакта булып киттеләр
9 март көнне Манзарас авылы мәктәбендә Татарстан Республикасының Милли нәшриятләры “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары редакторлары Миргалимов Илдар Флусович Закирова Гөлүсә Рауфовна булып киттеләр. Кунаклар Файзуллина Гузелия, Фазлиева Лейсан үткәргән ачык дәресләр карадылар.
“Яз гүзәле 2014”
8 апрельдә А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицееның актлар залында “Яз гүзәле 2014” бәйгесе узды. Бәйгедә 5-7 сыйныф кызлары көч сынашты. Алар үзләренең визит карточкасын һәм зәвыклы язгы кием үрнәген әзерләргә тиеш иде. Шулай ук программага “Көнчыгыш гүзәле”, “Хатын-кыз мантыйгы”, “Бию”, “Хуҗабикә” бәйгеләре дә кертелгән иде.
"Китапханәдә букроссинг" акциясе бара
Кадерле балалар һәм хөрмәтле өлкәннәр!
А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицей китапханәсе китап сөючеләрне мавыктыргыч “Китапханәдә буккроссинг” акциясендә катнашырга чакыра. Әгәр дә укылган һәм тик ята торган китапларыгыз булса китапханәгә алып килегез. Китаплар абонементка һәм уку залына куелачак.
“Зилант” спроткомплексында 2002-2003 елгы кызлар арасында баскетбол буенча “Зилант” балалар һәм яшүсмерләр спорт клубы Беренчелеге үтте
“Зилант” спроткомплексында 2002-2003 елгы кызлар арасында баскетбол буенча “Зилант” балалар һәм яшүсмерләр спорт клубы Беренчелеге үтте.Ярышларда 6 команда катнашты: Алексеевск, Арча, Буа, Питрәч, Кукмара һәм Нырья. 1 урын – Нырья, 2 урын – Буа, 3 урын – Алексеевск.
Гөлнара Ибраһимова балалар тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда уңышлар өчен, ТРның “Ана даны” медале белән бүләкләнде
9 апрель көнне Казан Кремлендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.
ТР Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, бүләкләнүчеләр арасында – төрле белгечлек һәм һөнәр вәкилләре: табиблар, производство хезмәтчәннәре, фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре.
“Сезнең хезмәт Татарстан җитәкчелеге һәм Россия җитәкчелеге дәрәҗәсендә билгеләнгән”, - дип ассызыклады И.Халиков.
9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
“Зилант” спорт комплексында стиртбол ярышы уздырылды
“Зилант” спорт комплексында 2004-2005 һәм 2002-2003 елгы малайлар һәм кызлар арасында стиртбол ярышы уздырылды. Җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде, ә “Снайпер” номинациясендә җиңүчеләр Алена Комарова, Максим Кириллов, Алина Гильмутдинова, Руслан Зариповларга статуэткалар тапшырылды.
Элеваторда семинар-киңәшмә узды
Кукмара элеваторында быелгы эш сезонына әзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Анда “Просто молоко” җәмгыятенә караган элеватор җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Семинарда катнашучылар элеваторда быелгы ашлык уңышын эшкәртүгә әзерлек эшләренең барышы, хезмәт шартлары, кадрлар белән тәэмин ителеш белән таныштылар. Киңәшмәдә “Просто молоко” җәмгыятенең ашлык идарәсе департаменты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев катнашты һәм чыгыш ясады.
Кукмаралылар Арчада узган праймеризда катнашты
“Бердәм Россия” сәяси партиясе сентябрь аенда узачак сайлауларда Татартан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатлар итеп чыгару өчен кандидатуралар билгеләү буенча партия эчендә алдан тавыш бирүләр уздыра башлады. Мондый төр чаралар Түбән Кама, Казан шәһәрләрендә, Питрәчтә узды инде. Чираттагы праймериз исә Арчада үтте. Депутат мандатын дәгъвалаучы 18 кеше өчен Балтач, Әтнә, Кукмара, Арча районнарыннан килүчеләр тавыш бирде.
Язгы чакырылышта Кукмараның 80 егете солдат итеге киячәк
1 апрельдән язгы чакырылыш кампаниясе үз эшен башлап җибәрде. Район хәрби комиссариатыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел Кукмараның 80 егетенә солдат итеге кияргә туры киләчәк. Хәзерге вакытта егетләр медицина тикшеренүе уза. Сәламәтлеге яхшы, хәрби хезмәт узарга яраклы, дип табылган егетләрне исә Россиянең төрле хәрби частьларына җибәреләчәкләр. Армиягә баручыларның күбесе урта һәм югары һөнәри белемле, “В”, “С” категорияләре буенча автомәктәптә укып, транспорт йөртү таныклыгы алган.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз