ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Ленинград блокадасы өзелүгә 70 ел тулу уңаеннан районыбызның социаль яклау оешмалары “Ленинград оборонасы өчен” медале ияләре - Яңа Комардан Баймет Баязитов, Түбән Арбаштан Әкрам Газизуллин, Лельвиждан Петр Зюраков, Иске Юмьядан Ольга Рамазанова, Өлгедән Хатирә Салихова, Адайдан Гыйльмөхәмәт Хаҗиәхмәтовларның өйләрендә булып, үзләренең котлауларын җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.
ЮХИДИдә автомобильләрне исәпкә куйган вакытта транспорт сату-алучылар арасында төрле аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен транспортның элеккеге һәм хәзерге хуҗаларын теркәү уздырырга бергәләп килүләрен сорыйбыз.
Башкалабыз Казанның “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексында республика Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышы үткәрелде.
Бүген Лельвиж авыл җирлегендә җирле үзидарәнең 2013 ел эшчәнлегенә йомгак ясау җыелышы булды.
1 февраль көнне “Ялкын” яшьүсмерләр клубында “Сәламәтлек” Спартакиадасы кысаларында Район Башлыгы призына милли көрәш буенча район Беренчелеге узачак.
27 январь көнне Ленинград шәһәрен фашист гаскәрләре блокадасыннан азат итүгә 70 ел тулды. Күпме вакыт узса да, ленинградчы-ветераннарның батырлыгы бөтен дөнья өчен түземлелек, батырлык, сабырлык, ныклык үрнәге булып калачак. Кукмара муниципаль районында 89 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, шуларның 6 “За оборону Ленинграда” медале белән бүләкләнгән.


27
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Казанда нәшер ителүче “Мәгариф” журналы күренекле галим-химик Александр Бутлеровның 185 еллыгына багышлап викторина оештырды.
31 гыйнвар, җомга көнне, Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда “Хезмәт даны” газетасы редакциясенең “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы үткәрелә.
Поршур авылы клубында район Мәдәният йорты каршында оештырылган эстрада төркеменең “Авыл күчтәнәче” дип исемләнгән концерты булды.
Коррупция - Россиядә булган иң актуаль темаларның берсе. Күпләр аны хәтта гадәти күренеш дип күзаллый башлады, чөнки мәсьәләләрне “килешү буенча” хәл итәбез дип уйлыйлар. Әмма коррупциянең тамырлары бик тирәндә ята. Борынгы заманда кешеләр арасында хәтта коллар бүләк итешү гадәте булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International