ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
25 гыйнварьда Зур Сәрдек авылы мәдәният йортында "Кукмара кышы" татар җыры фестиваль-конкурсының сайлап алу туры булды. Анда районыбызның төрле авыл җирлекләреннән 20 җырчы катнашты.

24
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Бүген Каенсар авыл җирлегендә җирле үзидарәнең 2013 ел эшчәнлегенә йомгак ясау җыелышы булды.
Бүген район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина ветераннар белән очрашты. Өлкәннәр белән очрашып сөйләшү 2013 елдагы эш нәтиҗәләренә багышланган иде.
“Зилант” балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбенең чаңгычылар командасын Татарстан Республикасы Беренчелегендә 1998-1999 елгы егетләр һәм кызлар арасында чаңгыда узышу буенча 1 урын алулары белән котлыйбыз.

23
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
“Таткомммунэнерго” җәмгыяте призына Аксубайда үткән самбо буенча турнирда “Зилант” спорт мәктәбендә тренер Марс Бәдретдинов кул астында шөгыльләнүчеләр күркәм нәтиҗәләр күрсәттеләр.
23январь көнне “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә, Ятмас Дусай мәдәният йорты хезмәткәрләре Дамира Газизова һәм Гүзәл Богданова көче белән әзерләнгән концерт булды.
Шушы көннәрдә “Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгенә өйрүче, мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмерләр “Хыял” Кукмара тегү фабрикасына экскурсия ясадылар.
Нырья, Поч.Кучук, Лельвиж, Түбән Үрәс урта мәктәпләреннән биш укучы, удмурт теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында катнашып, барысы да җиңү яулап кайттылар.
Зур Сәрдек мәдәният йорты елның беренче аенда бәйрәмнәрдән гөрләвен дәвам итә. Йөзгә якын чыгыш ясаучысы булган Яңа ел кичәсенең икенче көнендә халык лотерея уеннарына җыелды. Уеннар тәмамланып, барлык призлар өләшенеп беткәч, Камил Бәдертдинов исемендәге призга уздырыла торган традицион аркан тартышу ярышлары оештырылды.
4 февральдә район Мәдәният йортында студент яшьләр катнашында “Студентлар кышы – 2014” фестивале узачак. Әлеге чараны район яшьләр эшләре һәм спорт, мәдәният идарәләре оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International