ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Республикабызның Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте, үзенең оешуына 55 ел тулу уңаеннан, Татарстан журналистлар берлеге белән берлектә, уйлап табучылар һәм камилләштерүчеләр эшчәнлеген яктырткан иң яхшы журналистлык язмасына бәйге уздырды.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатыннан, Мәчкәрә коррекция интернат мәктәбендә “Имин йөрик юлларда” дигән сыйныфтан тыш чара үткәрелде.
Ош.Юмья урта мәктәбен тәмамлаган Кристина Васильева, үткән елда республиканың югары уку йортларында белем алучы рус телле студентлары арасында үткән татар теле олимпиадасында 5 урынны яулап, сәләтле яшьләргә ярдәм итү турында Россия Президенты указы белән билгеләнгән премия лауреаты булды.
22 январь көнне “Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгенә йөрүче балалар Кукмара туган якны өйрәнү музеена сәяхәт кылдылар.
22 январь көнне Күкшел авыл җирлегендә җирле үзидарәнең 2013 ел эшчәнлегенә йомгак ясау җыелышы булды.

22
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Кукмара киез итек комбинатында 2013 ел нәтиҗәләре буенча отчет җыелышы булды.
Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә майлы буяу белән ясалган картиналардан “Моңлы курай” дип исемләнгән күргәзмә ачылды.
“Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең “Наз” социаль-реабилитацион бүлегендә өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларның чираттагы өч атналык ял итү һәм сәламәтләндерү курслары бара.
Яшь, сәләтле җырчыларны барлау һәм үстерү максатыннан районыбызда “Кукмара кышы” татар җыры бәйгесе башланып китте.

21
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Биектауда укучыларның “КЭС-Баскет” дигән баскетбол лигасының зона этабы узды. Әлеге ярышта 4 мәктәп укучылары да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International