ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Купка авылында 1996 елгы һәм аннан да яшьрәк балалар арасында Зарипов Рамил һәм Вакказов Салават истәлегенә хоккей буенча турнир үтте.
Бүген Березняк авыл җирлегендә җирле үзидарәнең 2013 ел эшчәнлегенә йомгак ясау җыелешы булды.
Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә булган мәгълүматлар базасында юл йөрү кагыйдәләрен системалы рәвештә бозучылар турында мәгълүматлар бар. Кагыйдәләр бозуның бер мең һәм аннан да күбрәк очрагы теркәлгән. Әйтик, берәү 2226, ә икенчесесе 1500 тапкыр юл йөрү кагыйдәсен бозган. Мәгълүматлар базасында әнә шундый ун кеше бар.
Дин йортларына йөрүчеләр арасында кешене җенесенә, расага, милләтенә, теленә, чыгышына, дингә мөнәсәбәтенә карап кимсетүләргә юнәлдерелгән гамәлләрне булдырмау, дини оешмаларның биналарын саклауны көчәйтү максатыннан православие дине әһелләре белән киңәшмә үткәрдек, диелгән район прокуроры Минемулла Нәҗипов хәбәрендә.
Район прокуратурасы халыкны түбәләрдән кар һәм боз төшү куркынычыннан саклау законнарының урыны белән ничек үтәлешен тикшерде, дип җиткерде безгә прокурор ярдәмчесе Вилнур Кәримов.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен авыл халкы ташламалы кредитлардан файдалана. 2013 елда районыбызда шул максаттан 1 миллиард 495 миллион сумлык кредит алынган. Бу републикада бирелгән кредит суммасының 7 процентын тәшкил итә һәм Кукмара районы әлеге күрсәткеч буенча иң алгы урыннарның берсен били.
Район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, декабрь аенда шәхси хуҗалыклардан 760 мең 286 литр сөт җыелган.
Район мәдәният йортының халык театры Т. Миңнуллинның “Бәйләнчек” спектакле белән район халкы алдында чыгышларын башлап җибәрде.
Ятмас-Дусай авылында быел 12нче тапкыр милли традицияләрне саклау, яшь талантларны барлау максатыннан танылган көрәшче Гәрәй батыр һәм күренекле баянчы, җырчы Заһретдин Фәхретдинов исемнәрендәге бәйгеләр үтте.
20 январь көнне Өркеш авыл җирлегендә җирле үзидарәнең 2013 ел эшчәнлегенә йомгак ясау җыелешы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International