Европакүләм сыйфат атналыгы кысаларында район мәдәният йортында иң яхшы кулинар һәм кондитер пешкән әйбергә конкурс, шул ук вакытта күргәзмә-сату да оештырылды. Матур итеп бизәлгән мул табыннан өстәлләр сыгылып торды.
23 ноябрь көнне Зур Сәрдек авыл жирлегенең Чишмәбаш авылында «Тау чишмә»се ачылды. Чишмә ачуда җирлек башлыгы, кунаклар, Чишмәбаш авылы халкы катнашты. Чишмәне ачуны мәдәният хезмәткәре Хусаинова Рәмзия башлап жибәрде, аннан сүзне жирлек башлыгы Фаттахов М.Б. алды. Ул авыл халкына, чишмәне матурлап ясаучыларга, көче кергән һәр кешегә рәхмәтен җиткерде. Авылның имамы Шамил хәзрәт азан әйтте. Чишмә бәйрәме концерт һәм плаулы, коймаклы чәй эчү белән төгәлләнде.
26 ноябрь көнне “Кояшкай” балалар һәм яшьүсмерләр өчен социаль приютында тәрбиячеләр Эльмира Зиатдинова һәм Азат Минневакилевич көче белән приют хезмәткәрләре һәм әниләр өчен бәйрәм концерты оештырылды.
Кукмара бала йортында тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшырылды
“Әни-беренче сүз, ин мөһим сүз хәр язмышта, әни миңа һәм сиңа тормыш, дөнья бүләк итте!” – шундый лозунг белән Кукмара районында Әни көненә багышланган чаралар узды. Анын берсе – Кукмара бала табу йортында ГХАТ бүлеге исеменнән тантаналы рәвештә туу турында таныклык, истәлекле бүләк тапшырылды. Бәхетле әти-әни: Ринат һәм Чулпан Ибраһимовлар.
Шушы бәйрәм уңаеннан барлык Әниләргә, балаларына үзләренен яратуларын, назларын, йөрәк җылысын биргәннәре өчен, рәхмәтебезне белдерәсе килә. Яраткан балаларыгыз сезгә җылы сүзләрен ешрак әйтсеннәр! Сез бергә булганда аларның йөзләрендә сөенеч һәм шатлык нуры бөркелсен!!!
Экология өлкәсендәге эзләнү эшчәнлеген үстерү һәм сәләтле балаларны ачыклау максатында Манзарас С.А. Ахтямов исемендәге урта гомуми бирү мәктәбендә экологик культура һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау елына багышланган республикакүләм экологик конференция үткәрелде. Анда Әлмәт, Арча, Баулы, Югары Өслан, Әтнә, Теләче, Менделеевск, Мамадыш, Минзәлә, Саба, Балтач, Питрәч, Спас, Аксубай, Әлки, Норлат, Бау, Кукмара, Казанның Идел буе һәм Вахит районнарыннан, Киров өлкәсенең Вятка Аланы шәһәреннән, Яр Чаллы шәһәреннән укучылар катнашты. Барлыгы 65 эш тыңланды.
24 ноябрь көнне “Зилант” спроткомплексында спрот ветераннары хөрмәтенә, ООО “Намус” призына 1998-1999 елгы кызлар арасында волейбол буенча ачык район Беренчелеге үтте. Ярышларны ачу тантанасында спорт вереннары катнашты. Сәламләү сүзе белән балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе директоры Хайруллин Ринат Рафкатович чыкты һәм спорт ветераннарына районда спортны, физик культурыны үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.
Ярышларда катнашу өчен Яр Чаллыдан, Арчадан, Малмыңдан командалар килгән иде. “Зилант” спорт мәктәбеннән Кукмара-1, Кукмара -2 командалары катнашты.
Көчле көрәштән соң урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын – Яр Чаллы командасы, 2 урын – Кукмара-1 командасы, 3 урын – Арча командасы. Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр, кубоклар тапшырылды.
23 ноябрь көнне Кукмара №3 номерлы мәктәбе базасында “Математика укытуның актуаль сораулары” дип аталган семинар үтте. Аны оештыручы Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге. Семинарда укучыларны математика фәненнән олимпиадага әзерләү, сәләтле балалар белән эшләүнең яңа алымнары, югары уку йортлары белән даими эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге турында сөйләштеләр. Семинарда КФУның математика һәм механика Институты укытучысы Хусаинова Энҗе катнашты һәм чыгыш ясады.
Район Мәдәният йортында “Сөембикә” журналының 100 еллык юбилее уңаеннан редакция коллективының журнал укучылар белән очрашуы булды. Әлеге чарада катнашкан һәркем үзенә рухи азык, бик күп яңа мәгълүмат туплап таралышты.