28 ноябрьдә Зур Сәрдек мәдәният йортында Фирдүс Төхвәтуллин истәлегенә багышлап 1999 елда туган һәм кечерәк яшьтәге балалар арасында татарча көрәш ярышлары уздырыла.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Кукмара бүлегендә чираттагы “Бердәм консультация көне” узды.
14 ноябрьдә Казан шәһәрендә Халыкара мәгълүмати үзәктә IV социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миннеханов, “Лукойл” ААҖ президенты В.Ю. Алекперова, “РИТЕК” ААҖ генераль директоры Н.М. Николаева катнашты. Концерт программасында“Голос” программасы катнашучы Э. Каримуллина, “Болгар” бию ансамбле (Яр Чаллы), “Риваят” вокаль ансамбле, кебек республиканың иң яхшы иҗат коллективлары белән беррәттән Кукмара районының Починок Кучук авылыннан “Инвожо” һәм Урта Комар авылыннан “Зангари” удмурт халык фольклор ансамбльләре дә чыгыш ясады. Безнең коллективлар чыгышы тамашачыларда соклану хисләре тудырды.