ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

15 ноябрь  конне Кукмара поселогында гомер итүче  Туктаева  Елена  Степановна  олуг  юбилеен – 90 яшен билгеләп үтте. Шул  хөрмәттән  Елена Степановна  исеменә  В.Путиннан котлау хаты юлланган. Районыбыз  башлыгының  Рәхмәт  хаты  хәм  йомшак  юрганын   матур теләклэре  белән «Тылсым» халыкка  социаль  ярдәм  курсәт  белгечләре  Р.Фазлеева , Г.Шакирзяновалар  тапшырды.

20 ноябрь көнне 08.00 – 17.00 сәгатькә кадәр  Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Кукмара бүлегендә “Кайнар телефон линиясе” эшләячәк.  Күчемсез милеккә дәүләт теркәве узу буенча сорауларга  бүлек начальнигы Шәкертова Люция Рамилевна җавап бирәчәк. “Кайнар линия” телефоны 8(84364) 2-64-01.

      Шул ук көнне 10.00 -17.00 сәгатькә кадәр кадәр  Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Кукмара бүлегендә чираттагы “Бердәм белешмәләр көне” үтәчәк. Бу чарада Пенсия фонды, Налоглар хезмәте, Кадастр палатасы, нотариус хезмәткәрләре дә катнашачак. Адрес: Кукмара штп., Ленин урамы, 37 нче йорт.

Казандагы “Корстон” күңел ачу комплексында “Гражданлык инициативасы” дип аталган Милли премиянең төбәкара лауреатларын 11 номинация буенча бүләкләү тантанасы булды. Әлеге конкурска барлыгы 50 дән артык проект кабул ителде. “Чит кайгы булмый” дигән номинациядә “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең “Ирекле волонтерлар клубы “Өлкән буын үз яшьтәшләренә ярдәм итә” дип аталган проекты җиңеп чыкты.  Проектның авторы – үзәкнең директор урынбасары Инна Баһабиева. Ул диплом һәм “Тере тамчы” дип аталган статуэтка белән бүләкләнде.Тантаналы котлауда проектның менеджеры, оешманың өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Алсу Айсина да чакырылган иде.

Быелгы шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубының уеннары уңышлы гына тәмамланып килә. Халкыбызның яраткан бу сәхнә сәнгате соңгы елларда яңа сулыш, яңа үсеш алды. Моңа этәргеч булып республика күләмендә үткәрелә торган татар телендәге  КВН уеннары тора. Бу сезон безнең районыбыз җыелма командасы өчен дә уңышлы тәмамланды. Районыбызны республика бәйгесендә Кәркәүеч авылы яшьләреннән торган “Гаптери акчалары” төркеме яклады. Район чемпионатында призлы урынны алып бу төркем республика уеннарында зона сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясап ярымфинал уеннарында катнашырга лаек дип табылды. Казанда Халыклар дуслыгы йортында үткән ярымфиналда “Гаптери акчалары” матур чыгышлары белән тамашачылар күңелен яулады. Әйтеп китәргә кирәк бу төркем мондый уеннарда беренче тапкыр катнашты һәм алдагы елларда яңадан да яңа уңышларга ирешер дип ышанып калабыз. Шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубының районыбыз төркемендә Кәркәүеч урта мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы Рәис Әхмәтзакиров, 10 сыйныфтан Нияз Сабиров, 11 сыйныфтан Айсылу Равилова, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары Индира Гайфуллина, Илюсә Миңнемуллина, Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы студенты Нәфис Гайфуллин һәм Кукмара халык театры артистлары Рөстәм, Раушан Зиннуровлар катнашты. Бу төркемне оештыруда һәм ярдәм күрсәтүдә Кәркәүеч урта мәктәбе директоры Ахмәтҗанов Илгиз Агмаловичка, Кәркәүеч мәдәният йорты директоры Насыров Гаффан Хаевичка  һәм сәгать җитәкчесе Гайфуллина Венера Ильфатовнага  олы рәхмәтебезне белдерәбез.

         6 декабрьдә “Гаптери акчалары” районыбыз данын яклап Казанга финал уеннарында катнашырга әзерләнә. Аларга бу җаваплы уенда бары тик уңышлар гына телик.   

         Районыбызда мондый сәләтле яшьләребез булуы белән горурланабыз һәм аларга алдагы иҗади тормышларында матур уңышлар теләп калабыз.

       Кукмара халык театры режиссёры  Сәләхетдинов Р.С.

15 ноябрь көнне балалар китапханәсендә, Халыкара песиләр көненә багышланган “Мурляндия иленә сәяхәт” дип аталган чара узды. Песиләр турында презентация һәм әңгәмә Кукмара №1 Гимназиясенең 3 сыйныф укучыларында искиткеч кызыксыну уятты. Балалар песиләр турында бик күп мәгълүмат алдылар: песиләрне ничек кулга ияләндергәннәр, аларның нинди төрләре була, ничек бер-берләре белән аралашалар, нинди дәвалау үзлекләренә ия. Чараның уен өлеше – “Мине таны” әкияте буенча викторина, “Песине яса”, “Мәкальне җый”, “Песиләр телен беләсезме?”, “Лабиринт” конкурлары балаларның күңеленә  хуш килде. Шулай ук балалар, китапханә фондыннан этләр һәм песиләр турындагы китап-журналлар белән таныштылар, өорт хайваннары турында иң яхшы әдәби әсәрләрне искә төшерделәр. Чараны балалар китапханәчесе Хафизова Гөлфия Мукминовна әзерләде һәм алып барды.

14 ноябрь көнне китапханәче Гарипова Лилия Дамировна, “Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгендә дәваланучы балалар өчен интеллетктуаль уен үткәрде. Сораулар һәм биремнәр төрле уку фәннәре буенча иде. Чара презентация белән алып барылды.


18
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

15 ноябрь көнне Кукмара №4 мәктәбендә үзәк библиотека хезмәткәре Пахомова Валентина 9 сыйныф укучылары өчен толерантлык дәресе үткәрде. Дәрес барышында укучылар толерант кешегә хас булган сыйфатлар белән таныштылар, тестирование уздылар.

Ятмас Дусай   авылы  мәдәният  йортында   «Көзге моңнар» исемле   концерт тамаша    булды. Анда авыл үзэшчән сәнгатендә актив катнашучы артистлар, мәктәп укучылары чыгыш ясады.

Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее “Ритек” җәмгыяте һәм “Лукойл” хәйрия фонды” оештырган социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә катнашып, “Сандугач чишмәсе” проекты белән грант отты. Бу акчалар хәзерге вакытта ташландык хәлдә булган тарихи чишмәне төзекләндерүгә тотылачак.

Кукмараның бер төркем  актив, кызыксынучан ветераннары Кырлайда татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайга багышланган музейда булып кайттылар. Музейда рухи азык алып чыкканнан соң алар авылның урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International