17 ноябрьдә “Ялкын” спроткомплексында яшь спротчылар арасында Киокусинкай каратэ буенча турнир булды. Бу турнирда 8 яшьтән 11 яшькә кадәр балалар катнашты. Ярышлар 4 этапта узды. 1 этап – поединок, 2-3 этаплар –ОФП, 4 этап – ката. Җиңүчеләрне котлыйбыз, уңышлар теләп калабыз!
Казан шәһәрендә Киокусинкай каратэ буенча шәһәр беренчелеге узды. Анда Кукмара спортчылары да уңышлы чыгыш ясадылар. Якупов Ранис 1 урын (Многопрофильный лицей), Мифтахова Гузель 2 урын (школа №3), Гатин Рамзиль 3 урын (Гимназия с. Б. Сардек). Тренер Галяветдинов Алмаз Фаритовичны һәм аның шәкертләрен котлыйбыз, укуларында уңышлар, спортта югары күрсәткечләргә ирешәләрен телибез!
5 ноябрь көнне “Өлкән буын” волонтерлар клубының читаттагы утырышы булды. Утырыш барышында “Өлкән буын” социаль проекты үтәлешенә анализ ясалды. Директор вазыйфаларын башкаручы Инна Багабиева “Чит кайгы булмый” дип аталган проектның дәвам итүен әйтте һәм киләчәккә планнаг белән таныштырды.
Күппрофильле лицейның бер төркем яшь укытучылары беренче республикакүләм иҗади яшьләр телевизион фестиваль-конкурсында катнашып, өченче урынны алып кайтты.
-Фестивальнең зона туры Түбән кама шәһәрендә узды. Анда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан барлыгы 12 команда үзара көч сынашты. Бәйге шартлары буенча визит карточкасы, вокал һәм бию, эстрада миниатюралары тәкъдим итәргә кирәк иде. Без фетивальдән дүрт диплом алып кайттык. Команданың призлы урынга чыгып фестивальнең Гала-концертында катнашу хокукы алуы барыбыз өчен дә икеләтә сөенеч булды, - диләр алар.
Конкурслардан тыш, фестиваль кысаларында төрле темаларга түгәрәк өстәлләр, жюри әгъзалары (рәис – Татарстанның халык артисты Резедә Галимова) белән очрашулар, сәнгать әһелләре катнашында мастер-класслар үтте.
“Кукмара” агрофирмасының “Ярыш” һәм “Правда” бүлекчәләрендә район семинар-киңәшмәсе булып узды. Анда маллар сакланышы, үрчем алу, ит һәм сөт җитештерүдә булган кимчелекләр, аларны хәл итү юллары турында сөйләшенде. Бүген район буенча көнгә барлыгы 112 тонна сөт сатыла. Бу продукциянең күпчелеге Урал, Вахитов исемендәге Восток хуҗалыкларында җитештерелә.
-Агрофирмаларда да савымны күтәрү, сыйфатлы сөт сату өчен һәр мөмкинлек эшкә җигелергә тиеш, - дип билгеләп үтте район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин.
15 ноябрь көнне балалар китапханәчесе Гайнетдинова Нурия Шамилевна “Кояшкай” социаль приютында тәрбияләнүче балалар өчен “Планетабызның хайваннар дөньясы” дип аталган конкурс-уен үткәрде.Балалар хаваннар дөньясына сәяхәт иттеләр, алар турында күп мәгълүмат алдылар. Бу белемнәр аларга төрле биремнәрне үтәргә һәм “Урман хуҗалары”, “Әкияти портрет”, “Сүзне тәмамла”, “Кем бу?” уеннарнда катнашырга ярдәм итте.