ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2012 ел
җомга
Узган якшәмбедә Бөтендөнья татар конгрессының 5нче корылтаенда катнашучы бер төркем делегатлар Кукмарабызда кунак булдылар. Алар район халкының тормыш-көнкүреше белән танышып, мәгариф, сәнгать һәм җитештерү тармагындагы уңышларына сөенеп киттеләр.

7
декабрь, 2012 ел
җомга
Сау-сәламәт булганнар да кайчакта үзен ялгыз, ярдәмчесез итеп тойган яшәешебездә рухи яки физик кимчелекле, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә тормышта үз урыннарын табу өчен икеләтә көч түгәргә туры килә. Шунысы сөенечле, янәшәбездә язмыш тарафыннан канаты каерылса да, сынмаган-сынатмаган, алай гына да түгел, актив яшәү рәвеше алып барган кешеләр аз түгел. Алар арасында төрле һөнәр осталары күп. Кайберәүләр үзен спортта сынап карый, икенчеләре үзешчән сәнгать белән шөгыльләнә.
Районыбызның авыл хуҗалыгы тармагында ел башыннан 1 миллиард 22 миллион сумнан күбрәк акчалата керем алынса, шуның 82 проценты, ягъни 839 миллион сумы терлекчелек продукцияләре сатудан кергән. Сөт җитештереп сату 488 миллион сумлык керем биргән. Әлеге саннар үзләре үк авыл хуҗалыгының терлекчелек продукцияләре сату хисабына яшәвен, шуңа әлеге тармакка игътибарны тагын да көчәйтү кирәклеген раслый.

5
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
Югары Арбаш урта мәктәбенә авылның күренекле шәхесе, биология фәннәре кандидаты, профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Югары мәктәпнең Халыкара фәннәр академиясе академигы, Россия һәм ТАССРның атказанган урманчысы, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты Газизуллин Әхмәдулла Һади улы исеме бирелде.
Әхмәдулла абый Түбән Арбаш авылында урманчы гаиләсендә дөньяга килә. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, Стәрлетамак урман мастерлары курсында укый һәм 1945 елда Саба урман хуҗалыгының Мишәбаш урманчылыгына эшкә урнаша. Лубян урман техникумында укып, кулына диплом алган егетне Алтай өлкәсенә җибәрәләр. Анда якташыбыз урманчы ярдәмчесе буларак хезмәт куя, бераздан туган якларына кайтып, Йошкар-Ола шәһәрендәге урман-техник институтына укырга керә. Яшь белгечне Лубян урман хуҗалыгы техникумына укытучы итеп билгелиләр. Бер ел мөгаллимлек иткәннән соң, Әхмәдулла Һади улы Биләр урман хуҗалыгына урманчы булып урнаша, алга таба Кама урман хуҗалыгының баш урманчысы дәрәҗәсенә күтәрелә.

28
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
25 ноябрьдә Вятка Аланы шәһәре мэры Кубогына II традицион төбәкара балалар шахмат фестивале узды. Ярышларда Киров, Уржум, Вятка Аланы, Советск, Малмыж шәһәрләреннән, Тәкәнеш, Балтачтан һәм Кукмара А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейдан (тренеры - В.Абдулов) барлыгы - 10 команда катнашты. Кукмаралылар Айнур Җиһаншин, Радик Ямалиев, Ирек Галиев, Илфар Садретдинов, Диана Гарафетдинова составында чыгыш ясадылар. Турнир һәр команда бер-берсе белән уйнап, әйләнеш системасында барды һәм беренче турда ук безнекеләр бик көчле Киров шәһәре командасын отты. Башка командаларга бернинди мөмкинлек калдырмыйча кукмаралылар Кубок иясе булдылар. Шәхси беренчелектә Ирек Галиев - алтын, Илфар Садретдинов - көмеш, Айнур Җиһаншин - бронза яуладылар.
Команданы, тренерны һәм командага  уңай шартлар тудырган А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей директоры Любовь Степановна Камаловага зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Әниләр көне уңаеннан район Мәдәният йортында "Дан җырлыйбыз сезгә, әниләр" дигән зур бәйрәм булды. Әлеге чарада аналар белән беррәттән, "Яшь талантлар", әниләргә багышланган җыр-шигырь конкурсларында җиңүчеләр дә тәбрикләнде.

20
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе
Узган шимбәдә район Советының утырышлар залында "Бердәм Россия" сәяси партиясе Кукмара җирле бүлегенең XV хисап-сайлау конференциясе булды.

13
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе
Яз-көз җиттеме, солдат яшендәге уллары булган әти-әниләр борчуга төшә - баламны кайсы якка җибәрерләр, нинди гаскәргә эләгер икән... Әмма өйдә тотып та булмый - егет кеше Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайтырга тиеш.

8
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Көзге кыр эшләре төгәлләнде, инде җиң сызганып, язгы чәчүгә хәзерлекне башлар чак җитте. Хезмәт күләме зур: авыл хуҗалыгы машиналарын, трактор-комбайннарны сафка бастыру өчен 80 миллион сумнан күбрәк запас детальләр кирәк дип исәпләнелә. Чөнки машина-трактор паркларының күп өлешен инде берничә срок кулланышта булган техника тәшкил итә. Аларны төзекләндерү өчен  күп вакыт һәм чыгымнар кирәк. Язга чыккач кына бу кадәр эшне башкару мөмкин түгел, ашыгыч башкарылганның сыйфаты да шуның кадәр генә булачак.

2
ноябрь, 2012 ел
җомга
Халык бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көннәре уңаеннан Рауиль Рахматуллин район халкын бәйрәм белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International