16 февраль көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган «Мәңгегә хәтердә» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде. Чарага А.М.Булатов исемендәге күп профильле лицейның 7а сыйныф укучылары һәм Әфган сугышы ветераннары Сәмигуллин Илшат Васил улы һәм Кәримуллин Фәнис Фәрит улы чакырылган иде. Китапханәче Нурия Гайнетдинова балаларга совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүнең сәбәпләре, һәлак булган якташларыбыз турында сөйләде.
Соңыннан сүз ветераннарга бирелде. Алар балаларга Әфганстанда хезмәт итүләре, үз бурычларын ничек батырларча башкарырга туры килүе, катлаулы шартларда ныклык, намуслылык күрсәтергә, ант һәм бурычларга тугрылыкны саклап калырга кирәклеге турында сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән тыңлады, сораулар бирде.
Район мәдәният йортында гаскәрләрне Әфганстаннан чыгару һәм сугышчы – интернационалистларны искә алу көненә багышланган концерт булды.
16 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә “Кояшкай” балалар бакчасының әзерлек төркемнәре балалары өчен Фирдания Закирова китапханә буенча экскурсия һәм татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан “Шагыйрьнең исеме - йөрәктә” дигән батырлык дәресе үткәрде. Ул балаларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, Бөек Ватан сугышында катнашуы, әсирлектә фашистларга каршы күрсәткән эшчәнлеге турында сөйләде. Балалар татар һәм рус телләрендә шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.
2023 елның 15 февралендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә тәрбияләнүчеләр Кукмара шәһәренең балалар китапханәсендә булдылар, анда алар өчен «Батырлык исеме - Әфганстан» дип исемләнгән дәрес оештырылды.
15 февраль көнне Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Загидуллина Гөлнара Фәрит кызы “Шәфкать” терләкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы балалар өчен «Бессмертные строки Мусы Джалиля» исемле әдәби сәгать үткәрде. Балалар Муса Җәлил тормышының кызыклы вакыйгалары турында күп мәгълүматлар тыңлап үттеләр, шулай ук аның “Моабит дәфтәрләре” исемле автобиографик җыентыгына кергән шигырьләрен искә алдылар.
13 февраль көнне Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә саф һавада "Күңелле стартлар" дигән спорт - сәламәтләндерү чарасы уздырылды.
2023 елның 15 февралендә кышкы спорт төрләре көне кысаларында кече яшьтәге балалар арасында «Күңелле стартлар " уздырылды.
15 февраль көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә "Батырлыкка һәйкәл куясы!" дип исемләнгән, Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган тематик концерт үтте. Чарада шәһәр мәктәпләре, балалар сәнгать мәктәбе, "Галактика" һәм район мәдәният йорты иҗат төркеме катнашты. Чара барышында ветераннарны Район Башкарма комитет җитәкчесе Гарифуллин А. Х. һәм Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сабурская С. Х. котлады.
Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан һәр мәктәптә аның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган эчтәлекле чаралар үткәрелде.
14 февраль көнне, сугышчы-интернационалистларны искә алу көне алдыннан, Үзәк китапханәнең баш китапханәчесе Гарипова Лилия Дамировна, Кукмараның 4нче урта мәктәбенең 8б сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе Галимуллина З.М.), «Әфган чүлләре буенча» исемле электрон презентация белән тематик сәгать әзерләде һәм үткәрде. Лилия Дамировна Әфган сугышы тарихы турында сөйләде, Татарстан Республикасы Кукмара районы сугышчы-интернационалистларына багышланган “Хәтергә лаеклы..." китабы белән таныштырды.