ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

  13 февраль көнне Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә саф  һавада "Күңелле стартлар" дигән спорт - сәламәтләндерү чарасы уздырылды.

2023 елның 15 февралендә кышкы спорт төрләре көне кысаларында кече яшьтәге балалар арасында «Күңелле стартлар " уздырылды.

15 февраль көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә "Батырлыкка һәйкәл куясы!" дип исемләнгән, Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган тематик концерт үтте. Чарада шәһәр мәктәпләре, балалар сәнгать мәктәбе, "Галактика" һәм район мәдәният йорты иҗат төркеме катнашты. Чара барышында ветераннарны Район Башкарма комитет җитәкчесе Гарифуллин А. Х. һәм Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сабурская С. Х. котлады.


15
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан һәр мәктәптә аның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган эчтәлекле чаралар үткәрелде.

14 февраль көнне, сугышчы-интернационалистларны искә алу көне алдыннан, Үзәк китапханәнең баш китапханәчесе Гарипова Лилия Дамировна, Кукмараның 4нче урта мәктәбенең 8б сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе Галимуллина З.М.), «Әфган чүлләре буенча» исемле электрон презентация белән тематик сәгать әзерләде һәм үткәрде. Лилия Дамировна Әфган сугышы тарихы турында сөйләде, Татарстан Республикасы Кукмара районы сугышчы-интернационалистларына багышланган “Хәтергә лаеклы..." китабы белән таныштырды.

15 февральдә Кукмара балалар музыка мәктәбендә Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган бөек татар җырчысы Илһам Шакировның туган көненә һәм иҗатына багышланган "Моң чишмәсе" концерты булды.

15 февраль - татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көнендә - С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә “Кояшкай” балалар бакчасының өлкәннәр төркеме балалары өчен Фирдания Закирова экскурсия һәм “Муса Җәлил – сүнмәс йолдыз” дигән әдәби кичә үткәрде. Ул балаларга шагыйрьнең катлаулы балачак һәм яшүсмер еллары, әдәби эшчәнлеге,  концлагерьда үткәргән куркыныч вакытлары турында сөйләде. Аннан соң балалар татар һәм рус телләрендә шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

Янил авыл җирлегендә район башлыгы Сергей Димитриев катнашында хисап җыелышы узды. Ул 2022 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде.

2023нче елның 14 нче февралендә Казан Федераль Университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтынында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында тантаналы рәвештә педагог һәм остаз елының ачылыш чарасы булып үтте.

2023 елның 14 февралендә кышкы спорт төрләре көне кысаларында гомуми белем мәктәпләренең кече сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышлары буенча фестиваль узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International