ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Әлеге конкурс барышында үзеңнең эш тәҗрибәң белән генә уртаклашып калмыйсың, ә талантыңны, һөнәри осталыгыңны, иҗади яктан мөмкинлекләреңне дә күрсәтә аласың. Шушы көннәрдә без җиңүчеләр белән очраштык.

Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты конкурслар игълан итә

Роспотребнадзорга гражданнардан көнкүреш һәм компьютер техникасын ремонтлаучы сервис үзәкләре һәм оешмалары тарафыннан аларның хокуклары бозылуга күрсәтелгән мөрәҗәгатьләр килү дәвам итә. Намуссыз ремонт остаханәләрендә һәм сервис үзәкләрендә кулланучыларга, кагыйдә буларак, бушлай диагностика ясарга һәм ватылу сәбәбен билгеләргә вәгъдә итәләр.

2023 елның 21-22 гыйнварында Татарстан Республикасы  Хоккей федерациясе призына турнирның 2013 елгы командалар арасында 2 этабы узды.


24
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 22 гыйнварында чаңгы базасында «Кукмараѕі ярыммарафон-2023»  узды, ярышта әлеге матур спорт төрен яратучылар һәм профессионаллар катнашты. Казан, Балтач, Яр Чаллы, Б.Саба, Түбән Кама, Чабаксар, Нократ Аланы, Сосновка, Яшел Үзән шәһәрләреннән 120 катнашучы чаңгы ярышларында көч сынашты: ир-атлар-25 км, хатын-кызлар-15км. Призерлар медальләр, грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләндәләр. Оештыручыларга һәм спонсор - «Домострой» директоры Азат Нәбиевка зур рәхмәтебезне белдерәбез.

2023 елның 21 гыйнварында  Балтачта СССР МС призларына чаңгы ярышлары буенча ачык республика ярышлары узды. Безнең тәрбияләнүчеләр анда катнашты.

27 гыйнвар - Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. Әлеге истәлекле дата алдыннан, үзәк китапханә китапханәчесе Гарипова Л. Д., 4нче урта мәктәпнең 9нчы сыйныф укучылары өчен, «Холокост: тарих, хәтер, язмышлар» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Лилия Дамир кызы укучыларны Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр белән таныштырды. Фашизмның күпсанлы корбаннары, яһүд халкының рәхимсез юк ителүе турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International