ГТО нормаларын тапшыру
Кукмара мәшгульлек үзәге акрынлап кадрлар үзәгенә әверелә бара. Тышкы күренеше генә түгел, эш эзләүче һәм эш бирүчеләр белән эшләүгә карашлар да үзгәрә. Мәшгульлек үзәге белгечләре карьера, кадрлар һәм цифрлы консультантларга укулар узды.
Компаниянең Татарстанда – 42 өстәмә һәм операцион офисы, шулай ук Россия Федерациясендә 5 офисы бар. Компания классик куркыныч иминият төрләре буенча комплекслы хезмәт күрсәтә. «АК БАРС» БАНКЫ ААҖ бердәнбер акционеры булып санала.
2022 елның 2-10 декабрендә Гомумроссия халык фронты һәм «аура-Тех» ассистив технологияләр базарында катнашучыларның милли ассоциациясе тарафыннан Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Уңайлы мохит» Гомумроссия тесты үткәрелә.
24 ноябрь көнне Үзәк китапханәдә «Современница» хатын-кызлар клубының чираттагы утырышы узды. Клуб җитәкчесе Пахомова Валентина Геннадиевна «Кулдан ясалган сөйкемлелек» дигән компьютер презентациясе белән иҗади сәгать үткәрде. Клубта катнашучылар осталык серләре, кызыклы идеяләр белән уртаклаштылар, әзер эшләрен башкару техникасы турында фикер алыштылар. Чара чәй табыны артында җылы, күңелле шартларда узды.
24 ноябрь көнне С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Ч.Т.Айтматов исемендәге 1нче гимназиянең 4б сыйныф укучылары өчен китапханәче Рәмзия Гарифуллина Әниләр көненә багышланган «Иң назлысы, ягымлысы – син, әнием!» дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрде. Балалар презентация карады, бәйрәм тарихын белде, төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты. Чара китапларга күзәтү һәм «Өч кыз» мультфильмын карау белән тәмамланды.
Конференция кысаларында тышкы икътисадый эшчәнлекнең түбәндәге мәсьәләләре каралачак: тышкы сәүдә килешүен финанслау; таможня органнарының тышкы икътисадый эшчәнлектә катнашучылар белән үзара хезмәттәшлеге; валюта контроле өлкәсендәге актуаль үзгәрешләр; санкцияләр чикләү режимында товарларны исәпләү һәм китерү үзенчәлекләре, шулай ук Россия экспортерларының еш хаталары.
Конференцияне үткәрү урыны – «ТР Эшкуарларга ярдәм фонды» ХК, Казан шәһ., Петербург ур., 28, 3 кат.
Эшмәкәрләр сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://tpprt.ru/calendar/detail.php?ID=74768.
Кукмара муниципаль районының «Үсеш ноктасы» үзәкләренең эш сыйфатын күтәрү максатыннан һәм «ТР Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесенең 2022-2023 уку елына эш планы нигезендә 2022 елның 23 ноябрендә Нырья урта мәктәбендә районның “Үсеш ноктасы” үзәкләренең педагоглары, җитәкчеләре өчен “Үсеш ноктасыннан” мәктәп үсешенә: мәгариф оешмасы укучылары һәм педагогларының потенциалын ачу” темасы буенча район семинары узды.
22 ноябрьдә "Авыл территорияләрен үстерү" Федераль программасы буенча капиталь ремонттан соң Олыяз авыл мәдәният йортының тантаналы ачылышы булды.
23 ноябрь көнне район мәдәният йортының иҗат коллективы өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләре арасында үткәрелгән спартакиаданың ябылу тантанасында катнашты.