ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2022 ел
җомга

Кукмара муниципаль районының «Үсеш ноктасы» үзәкләренең эш сыйфатын күтәрү максатыннан һәм «ТР Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесенең 2022-2023 уку елына эш планы нигезендә 2022 елның 23 ноябрендә Нырья урта мәктәбендә районның “Үсеш ноктасы” үзәкләренең педагоглары, җитәкчеләре өчен “Үсеш ноктасыннан” мәктәп үсешенә: мәгариф оешмасы укучылары һәм педагогларының потенциалын ачу” темасы буенча район семинары узды.

22 ноябрьдә "Авыл территорияләрен үстерү" Федераль программасы буенча капиталь ремонттан соң Олыяз авыл мәдәният йортының тантаналы ачылышы булды.

23 ноябрь көнне район мәдәният йортының иҗат коллективы өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләре арасында үткәрелгән спартакиаданың ябылу тантанасында катнашты.

22 ноябрь көнне Ошторма-юмья урта мәктәбе базасында эшләп килүче удмурт үзәге эшчәнлеге белән берлектә удмурт теле атналыгы кысаларында Удмурт теле көне билгеләп үтелде. Бәйрәмдә удмурт этнокомпонентлы район мәктәпләреннән җыелган укучылар һәм укытучыларкатнашты.

Балалар арасында укуны популярлаштыру максатыннан, 2022 елның 18 ноябрендә МБОУ «ООШ д. Починок Сутер» нигезендә укытучы-китапханәчеләрнең "Укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыруда мәктәп китапханәсенең роле" темасына методик күпер үткәрелде.

19 ноябрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты үткәргән Казан халыкара лингвистик саммиты кысаларында барган “Тел трендлары һәм методик инновацияләр” лингвометодик фестивалендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

23 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында республикакүләм балалар һәм яшьләр театры фестиваленең сайлау турын узган коллективлар өчен зона ярышы үтте.

2020 елның 25 ноябреннән 2022 елның 5 декабренә кадәр «ТРда(Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге "ФБУЗның Кукмара филиалы бүлекчәсе ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча" кайнар линия» үткәрә.

23 ноябрь көнне Починок- Кучук мәдәният йортында Искәндәров Тимур һәм Галиәкбаров Амитка Батырлык орденнары тапшырылды ( үлгәннән соң ) . Геройларның орденнарын әти- әниләренә һәм туганнарына   тапшырдылар. Чара район мәдәният йортының агитбригада концерты белән тәмамланды.


24
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

24 ноябрь көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 4нче мәктәпнең 5А сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова «Син хаксыз, үз хокукларыңны белмәсәң» дип исемләнгән дәрес-презентация үткәрде. Балалар бала хокуклары турында конвенциядә язылган төп хокуклар һәм ирекләр белән танышты, төрле тормыш хәлләре турында фикер алышты, «исемнәр», «хокуклар һәм бурычлар» уеннарында катнашты. Чара китапларга күзәтү һәм видеоролик карау белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International