ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

 17 нче октябрь көнне мәдәният учакларында оешкан "Ак калфак" оешмасы җитәкчеләре Арча районы "Ак калфак" оешмасы эшчәнлеге белән һәм Мөхәммәт Мәһдиев, Галигаскар Камал,Әлифба, Этник музейлар белән танышып кайттылар.

15 октябрь көнне, Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100 еллыгына багышланып Бөгелмә шәһәрендә "Милли моң" Россиякүләм мөнәҗәтләләр фестивале үтте.

17  нче октябрь көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х., 2022 ел Русия халлыкларының мәдәни мирас елы кысаларында социаль  ярдәм үзәге  “НАЗ” да ял итүче  пенсионерлар өчен “Халык җәүһәрләрен кадерләп!” дип исемләнгән тематик сәгать  үткәрде.  Чара барышында ял итүчеләр татар халкының милли бәйрәмнәре, милли җәүһәрләре һәм аларның тарихы белән таныштылар.Биредә дәваланучылар бишек җырларын җырлап күрсәттеләр,татар халык мәкальләрен, табышмакларын искә төшерделәр,татар шагыйрьләренең шигырьләрен тыңладылар.Әлеге чара ахырында ял итүчеләр бергәләп, татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын башкардылар. 


17
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр соңгы вакытта кабак утыртуга зур игътибар бирә башлады. Бәлеше, боткасы да тәмле һәм файдалы, терлекләр дә яратып ашый, диләр. Тирес өстенә берничә төп чәчү генә түгел, хәтта тулы бер бакчада кабак үстерүчеләр дә бар арада.

16 октябрь – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

2022 елда Түбән Өскубаш авыл башкарма комитеты «Татарстан Республикасы дәүләт(муниципаль) архивын комплектлау чыганагы-коммерцияле булмаган оешманың һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы" республика конкурсында катнашты һәм җиңүче булды.

 15 октябрь көнне  Кукмара район мәдәният йорты иҗат төркеме Казан шәһәренең өлешчә мобилизацияләнүе буенча хәрби әзерлек узучы якташлары алдында концерт программасы белән чыгыш ясады.

 

15 октябрь көнне район мәдәният йортының иҗат коллективы һәм автоклуб Сардекбаш  авылы мәдәният йортында "Яшьлек эзләреннән кабат үтәм әле" концерт программасын тәкъдим итте.

14 октябрьдә "Гаиләнең мәдәни кыйммәтләре" дип аталган мастер-класс Кукмара муниципаль районы 8-11 сыйныф укучылары, педагоглары һәм ата-аналары өчен Алексей Бабаян уздырды. Чара күп профильле лицей базасында узды. Махсус практикалар барышында катнашучылар гармонияле мөнәсәбәтләр кору принципларын үзләштерделәр: аңлау, хөрмәт, кайгырту, игътибар һәм ярдәм.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International