ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 10 октябреннән 14 октябренә кадәр «Патриот» республика үзәге (Казан шәһәре) базасында,  ОБЖ дәресләренең хәрби хезмәте нигезләре буенча әзерләү программасы нигезендә, 10 сыйныф балалары хәрби, строй һәм физик әзерлек теориясен һәм практикасын өйрәнделәр, хәрби устав һәм корал белән таныштылар. Шулай ук медицина һәм РХБЗ әзерлек эшләре үткәрелде.

"Сугышчыга бүләк" акциясе кысаларында мәдәни-ял оешмаларының "Оста куллар" берләшмәсенә йөрүчеләр  Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар өчен йон оекбашлар бәйләделәр.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең боерыгы нигезендә,  Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе " Кукмара ш. Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия"  һәм муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе “Кукмара шәһәре А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей” мәктәпләрендә  8 сыйныфларында  белем бирү сыйфаты буенча милли тикшеренү үтте.


15
октябрь, 2022 ел
шимбә

2022 елның 14 октябрендә Арча  шәһәрендә чаңгы ярышлары буенча ачык беренчелек уздырылды, анда безнең тәрбияләнүчеләр-Ситдыйкова Дилә, Ситдыйкова Динә, Герасимова Алинә катнашты.


14
октябрь, 2022 ел
җомга

14 октябрь көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 4а сыйныф укучылары өчен китапханәче Ләйсән Әхмәтова  «Сәламәтлекнең тылсымлы кагыйдәләре» дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрде. Балалар сәламәтлекнең кагыйдәләре, дөрес туклану, шәхси гигиена, файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында белде, викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште, сәламәтлек турындагы мәкальләрне искә төшерде. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильм карау белән тәмамланды.

Үзәк китапханә һәм С.Михалков исәмендәге балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Сугышчыга бүләк» акциясендә катнашты. Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар өчен йон оекбашлар бәйләделәр.

13 октябрь көнне  район мәдәният йорты татар халык театры " Пушкин картасы " проекты кысаларында "Сине ташлап китә алмыйм" музыкаль комедиясен 3 номерлы мәктәп балаларына тәкъдим итте. Спектакль тамашачыда зур кызыксыну уятты.  


12
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

2022нче елның 11 октябрь көнне мәгариф идарәсе планы нигезендә Нырья урта мәктәбе базасында Кукмара муниципаль районы мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен, мәгариф идарәсе методистлары белән берлектә, метод десант проекты кысаларында күчмә утырыш булды.

Делегация составында аккалфаклылар да бар иде. Аларның максаты – мәчет һәм мәдрәсәләрнең эше, “Ак калфак” оешмасы һәм аларның музей, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары белән элемтәләренә күзәтү ясау, тәҗрибә уртаклашу. 

«Алтын көз – 2022» 24 нче бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе  кысаларында алдынгыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бүләк  алучылар  арасында Кукмара  муниципаль районыннан «Рассвет» агрофирмасы» авыл  хуҗалыгы җитештерүе кооперативы механизаторы Азат Шакиров та  бар.    Аңа Россия Федерациясе  Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Бүләкләү   механизаторның  туган  көне белән бер  көнгә туры  килде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International