ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

12 октябрь көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Кыңгырау» балалар бакчасының мәктәпкәчә хәзерлек төркеме балалары өчен китапханәче Фирдания Закирова «Китап йорты - китапханә» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Балалар презентация карады, борынгы китапларның нинди булуы, китап бастыруның ничек барлыкка килүе турында белде. Танып-белү викторинасы сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште. Чара «Китапның сихри дөньясы» китап күргәзмәсенә күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.

12 октябрьдә "Сөембикә" клубында катнашучылар өчен уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х. "Уза гомер" дип аталган тематик сәгать үткәрде. Өлкәннәр үз адресларына бик күп изге сүзләр һәм теләкләр ишеттеләр, күңелле аралашу мөмкинлеге алдылар. Алар кызыклы бәйгеләрдә, викториналарда актив катнаштылар. Мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, рәхәтләнеп җырлар җырладылар. Кичә җылы һәм бик күңелле узды!

2022 елның 12 октябрендә Сардаусь авылы трассасында чаңгычылар һәм велосипед ярышлары буенча «Көзге Кубок» катнаш ярышларының 2 этабы узды

2022 елның 11 октябрендә тренер Вячислав Сәйфетдинов мәктәп психологы белән берлектә тискәре күренешләрне профилактикалау буенча әңгәмә үткәрде.

2022 елның 11 октябрендә М. П. Прокопьева исемендэге Нырья урта мәктәбе базасында күчмә киңәшмә узды. 
Мәктәп буенча экскурсия үткәрделәр, дәресләрдә булдылар. Эш түгәрәк өстәл белән тәмамланды, анда безнең мәгарифнең киләчәк үсешен билгеләделәр,агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Балалар психология, практик педагогика, педагогик этика нигезләрен үзләштерәчәк.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба-Идарә) адресына Чаллы шәһәре эшкуарларыннан Идарәнең территориаль бүлеге хезмәткәрләренә «махсус хәрби операция»зонасында булган хәрби хезмәткәрләр өчен матди ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итәләр.


11
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

"Эш-гамәлләребез өчен без җаваплы"

Бер генә мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмады.

Мәгариф һәм фән министрлыгында иң яхшы укытучыларны бүләкләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International