ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

КЭП алу бушлай теләсә кайсы салым органында

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү


16
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

16 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Пычак урта мәктәбенең 3-4 сыйныф укучылары өчен китапханәче Гөлфия Хафизова китапханә буйлап экскурсия һәм «Таныш булмаган» дип исемләнгән әдәби уен үткәрде. Балалар хайваннар турында әкиятләр һәм хикәяләрне искә төшерде, төрле конкурсларда катнашты, видеоклип карады. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

 

16 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе «Гөрләвек» балалар бакчасы белән берлектә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан «Бар җырымны илгә багышладым» дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрелде.  Китапханәче Фирдания Закирова балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, аның фаҗигале һәм батыр язмышы турында сөйләде. Әңгәмә презентация белән үрелеп барды. Соңыннан балалар татар һәм рус телләрендә Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде. Барлык катнашучыларга  грамоталар  тапшырылды.

Бүләкләү Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе вакытында булды.

Рус телен, сөйләм мәдәниятен һәм яшьләр арасында укуны алга этәрү буенча проект кысаларында: "Чиста сүз. Үзәк китапханәдә, шәһәр мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары өчен, рус язучысы Н.Г. Гарин-Михайловскийның тууына 170 ел тулу уңаеннан, «узган гасыр замандашы» дип исемләнгән күргәзмә-портретка күзәтү үткәрелде.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.


15
февраль, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 15-17 февралендә Ленинград өлкәсе Коробицыно шәһәрендә Россия укучылары Спартакиадасының фристайл буенча финалы узачак.

2022 елның 14 февралендә чаңгы ярышлары буенча тренер Илфар Сәләхов «юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауда гаиләнең роле» темасына ата-аналар җыелышы үткәрде

15 февраль көнне «Народы дружат книгами» проекты кысаларында, С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә, А.М.Булатов исемендәге Күппрофильле лицейның 6 б сыйныф укучылары өчен китапханәче Гөлфия Хафизова «Миңа үзем яшәгән төбәк кадерле» дип исемләнгән дәрес-презентация үткәрде. Ул балаларга Кукмара районында яшәүче халыкларның тарихы, истәлекле урыннары, мәдәнияте турында сөйләде. Гөлфия Мөкмин кызы «Күпмилләтле Кукмара» китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде, төрле милләт язучыларының китаплары белән таныштырды. Чарада катнашучыларга якташ язучыларның иҗаты буенча буклетлар таратылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International