ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

  Инвалидлар декадасы кысаларында, Кукмара муниципаль районындагы «Милосердие» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мәктәп яшендәге балалар арасында тәрбияче Каримова А.Х. «Минем иң яхшы дустым» дигән темага рәсем конкурсы үткәрде.

Ядегәр урта мәктәбенең 8-9 сыныф укучылары китапханәдә экскурсиядә булды

Бүген  Камышлы мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары С.В.Михалков исемендәге китапханәдә  экскурсиядә булды.

 

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе гражданнарны уртак кабул итү


6
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

    2021 елның 3-5 декабрендә Россия хоккееның 75 еллыгына һәм туган телләр һәм бердәмлек елына багышланган 2011 елда туган командалар арасында хоккей буенча төбәкара турнир узды. Турнирда  «Ягуар» Кукмарадан,  «Белые Медведи» Ижевскидан, «Чаллы» Яр Чаллыдан , «Союз» Кировтан, «Северная Олимпия» Сыктывкардан, «Ак Бүре» Казаннан  командалар катнаштылар.

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә тернәкләнүчеләр өчен Волонтерлар коне үткәрелде.

Бүген  Ядегәр урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары С.В.Михалков исемендәге китапханәдә  экскурсиядә булды.

 

Хөрмәтле Кукмара районы халкы!

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2021 елның 09 декабрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.

7 декабрь көнне 9.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмара шәһәре, Степан Разин урамы, 63 нче йорт адресы буенча Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә суд приставлары, прокуратура вәкилләре, социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары, опека һәм попечительлек бүлеге, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге, социаль яклау бүлеге белгечләре катнашында, гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү максатыннан, гражданнарны кабул итү булачак. Барлык теләүчеләр чакырыла катнашырга.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International