ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә  шәфкать туташы Гайнанова Дамира Газиз кызы «Энтеробиоз» темасына тернәкләнү узучы балалар белән «Медицина сәгате»уздырды.


28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә кадрларга ихтыяҗны билгеләү өчен сораштыру

28 апрель көнне Сергей Михалков исемендәге балалар китапханәсенә М. М.Мансуров исемендәге Зур Кукмара урта мәктәбенең 2б сыйныф укучылары кунакка килде. Китапханәче Гульфия Хафизова балалар өчен китапханә экскурсия үткәрде. Ә соңыннан балалар «Всё обо всём» дип исемләнгән интеллектуаль уенда катнашты, фикер алышты, сорауларга җавап бирде. Ә чара ахырында китап күргәзмәсендәге китаплар һәм журналлар белән танышты, видеоролик карады.

 

1. Метеорологик фараз
2021 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метр (Казан шәһәрендә 15 метрга кадәр).
2021 елның 29 апреленә
28 апрель 18 сәгатьтән 29 апрель 18 сәгатькә кадәр

Буген, 28 нче апрельдә, ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләрнең һөнәри бәйрәме. Алар тәүлек дәвамында елның һәр көнендә зур җаваплылык белән эшләп, кичектергесез медицина ярдәме күрсәтә, Covid пандемиясе вакытында аларга нагрузка тагын да артты.

Чернобыльчеләр Атлас Булатов исемендәге паркта радиация һәлакәте корбаннары истәлегенә һәйкәл урнаштыру мәсьәләсен күтәрде.


27
апрель, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның егерме җиденче апрелендә Кукмара районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Прививка ясагыз һәм сәламәт булыгыз!», Европа иммунизация атнасы кысаларында учреждение коллективы һәм социаль хезмәт алучылар арасында түгәрәк остәл үткәрелде. Чараның төп максаты-прививкалар ясау һәм йогышлы авыруларны кисәтүнең мөһимлеге турында белем дәрәҗәсен күтәрү.

Заманча парклар һәм уңайлы ишегаллары өчен тавыш бирәбез .

Сергей Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Росинка» экологик клубының чираттагы утырышы узды. Клуб җитәкчесе Гөлфия Хафизова алар өчен Халыкара җир көненә багышланган «Жили-были птицы, рыбы, звери…» дип исемләнгән викторина үткәрде. Балалар хайваннар һәм үсемлекләр турында кызыклы мәгълүмат белде, викторина сорауларына җавап бирде. Кабатланмас планетабыз тормышын чагылдырган китаплар, энциклопедияләр һәм журналлар аларда зур кызыксыну уятты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International