27 нче апрель көнне Кукмара муниципаль районының «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә логопед Наталья Петровна Алексеева «авыр сөйләмдә тайпылышлар булган балаларда сөйләм ачу буенча эш этаплары»дигән темага ачык дәрес үткәрде. Дәрестә тернәкләндерү үзәге белгечләре, ата-аналар катнашты.
Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен Сергей Михалков исемендәге балалар китапханәсенә экскурсия оештырылды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
26 апрель көнне Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге баш китапханәчесе Гарипова Л.Д., кичке (сменалы) мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен «Этикет в интернет» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Чара барышында балалар «этикет» сүзенең әһәмиятлелеген искә төшерделәр, яңа төшенчәләр – челтәр этикеты, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, челтәрдә аралашу белән таныштылар.
Өмә 24.04.2021
2021 елның 26 апреленнән алып 2 маена кадәр Европа иммунизация атналыгы үткәрелә. Атнаның төп максаты йогышлы авыруларны кисәтүдә иммунизациянең мөһимлеге турында халыкның белем дәрәҗәсен күтәрү.
Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Озын Чернобыль кайтавазы» дигән әңгәмә уздырылды.
26 апрель көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Шигъри якты йолдыз» дип исемләнгән әдәби-музыкаль бәйрәм үткәрелде. Чарага Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 4а сыйныф укучылары чакырылган иде. Китапханәче Алсу Баһавиева балаларга Г.Тукайның тормышы һәм иҗади мирасы турында сөйләде, презентация күрсәтте, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
Балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары әзерләгән концерт программасы чараны тагы да тулыландырды. Алар Тукай шигырьләренә башкарылган җырларны яратып тыңлады. Галимуллин Айзат курайда татар халык темаларына поппури уйнады (аккомпаниатор укытучы Гозәеров Т.Р.), укытучы Семенова С.В. пианида Ф.Яруллинның «Шүрәле» балетыннан өзек уйнады. Укытучы Курочкина А.М. балалар белән берлектә «Туган тел» җырын башкарды (аккомпаниатор укытучы Семенова С. В.).
«Тукай безнең күңелләрдә» муниципаль конкурсында җиңүчеләр шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде. Чара ахырында китапханә директоры Касыймова Р.Х. аларга дипломнар тапшырды.
26 апрель көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Без Тукай оныклары» дип исемләнгән фестиваль узды. Чарага 6 нчы номерлы «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чакырылган иде. Китапханәче Фирдания Закирова балаларга презентация ярдәмендә авыр балачак, шагыйрьнең иҗади юлы турында сөйләде, аның китаплары белән таныштырды.
Соңыннан балалар чыгыш ясады, сәнгатьле итеп шигырь сөйләде, Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар башкарды. Шулай ук балалар Тукай әсәрләре буенча ясалган рәсемнәрен һәм эшләнмәләрен күрсәтте.
Жюри бәйрәмгә йомгак ясады. Барлык катнашучыларга грамоталар тапшырылды. Чара ахырында "Туган тел" җыры башкарылды.
Аш-Буҗи авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен "Балаларга коррупция турында" әңгәмә үткәрде. Чара барышында балалар коррупциянең каян барлыкка килүен, нинди сәбәпләр һәм аның белән ничек көрәшергә мөмкин икәнлеген белделәр. Мультфильм геройларында коррупцион гамәлләр мисаллары китерелде. Чара ахырында балалар намус белән яшәргә һәм законнарны үтәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.