Юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның мәгълүматлылыгын арттыру максатыннан, 2021 елның 21 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «ачык ишекләр» көне үткәрелә, ул Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлегендә түбәндәге адрес буенча узачак: ТР, Кукмара районы, Кукмара ш., Ворошилов ур., 28, тел. 2-72-05.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында эшкуарларны бердәм "Ачык ишекләр" көнендә кабул итү 2-72-05 телефоны буенча алдан язылып булачак.
Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәге карамагындагы балалар С.В.Михалков исемендәге район балалар китапханәсенә бардылар. Китапханәче балалар өчен туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Татар халкының тарихы һәм традицияләре белән танышу» дип исемләнгән танып-белү чарасы үткәрде.
14 апрель көнне балалар китапханәсендә «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен китапханәче Фирдания Закирова Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Туган җирем – дуслык иле, һәрбер милләт – аның голе» дип исемләнгән танып-белү әңгәмәсе үткәрде. Ул балаларны китапханә, китап күргәзмәләре, төрле уен зоналары, хезмәт күрсәтү зоналары белән таныштырды. Соңыннан балалар презентация ярдәмендә төрле халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, халык иҗаты китаплары белән танышты. Балалар төрле халыкларның әкиятләре үзара бик охшаш, кыюлык, игелеклелек, гаделлек, үзара ярдәм итешүне өйрәтүләрен белде. “Туган телем” бию флешмобын күрсәтте. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.
Ул халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган «тегүче» һөнәре буенча әзерлек курслары үтеп, яңа эш үзләштергән.
Фәнүзә Кадыйрова Россия җыелма командасы өчен 2015 елдан бирле чыгыш ясый.
Фикер алышулар 2021 елда кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсы кысаларында узды.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
2021 елның 19 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе бинасында (Казан ш., Зур Кызыл ур., 39 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.
Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенә һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә Тикшерү идарәсенең территориаль тикшерү бүлекчәләренең берсе белән тоташу барышында видеоэлемтә режимында турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.
Сәрия Сабурская һәм Валерий Липскийга мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка Тикшерү идарәсенең территориаль тикшерү бүлекчәләренең берсенә яки Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе бинасына килергә кирәк.
12 апрель космонавтика көнендә С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә китапханәчесе Фирдания Закирова «Ләйсән» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен «Галәмгә юл» дип исемләнгән виртуаль космик сәяхәт үткәрде. Башта ул балаларны китапханә, китап күргәзмәләре, төрле уен зоналары, хезмәт күрсәтү зоналары, китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән таныштырды. Аннары презентация ярдәмендә балаларны космосны үзләштерү тарихы, беренче космонавт Ю.А. Гагарин, космос, йолдызлар һәм планеталар турындагы китаплар белән таныштырды. Балалар космик викторина сорауларына җавап бирде. Чара «Без - яшь гагаринчылар» видеоролигын карау белән тәмамланды.
Мария Федотова, Эмиль Степанов, Ислам Фәттахов, Энҗе Усманова, Илзия Ибәтуллина, Рузилә Нуриева, Әмир Михайлов, Кәрим Шәфигуллин алтын медальләргә лаек булды. Көмеш медальләрне Мария Федотова, Азалия Минһаҗева, Рүзәл Минһаҗев, Рәзилә Нуриева, Никита Данилов, Алия Сафина, Мәрьям Сафина, Данис Яруллин яулады. Евгений Бурмистров, Милана Сковородина, Мәрьям Сафина бронза медальләр яулады . Кызлар арасында да, егетләр арасында да эстафетада Каримә Шәфигуллина, Әмир Михайлов, Никита Данилов, Эмилия Степанова, Алия Сафина, Энҗе Усманова, Мәрьям Сафина, Рузилә Нуриева составындагы команда җиңүчеләре булдылар.