ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Кукмара районы Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе тарафыннан 2021 елның март аеннан район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздыру, аларның кыр эшләренә әзерлеген ачыклау өчен башлана.

18 март көнне балалар китапханәсендә Олыяз урта мәктәбенең 2а һәм 2б сыйныф укучылары өчен китапханәче Фирдания Закирова Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Туган телнең асыл байлыклары” дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрде. Ул презентация ярдәмендә балаларга туган телгә, халык иҗатына, гореф-гадәтләренә сакчыл мөнәсәбәтне саклау кирәклеге турында сөйләде. Балалар викторина сорауларына җавап бирде, "Мәкальләр чылбыры", "Төзәткечләр әйтү", "Мәкальләр һәм әйтемнәр" бәйгеләрендә һәм конкурсларда катнашты, "Түбәтәй", "Йөзек салыш" татар халык уеннары уйнады, "Туган телем" бию флешмобын күрсәтте. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.

Нәүрүз-яз, матурлык һәм табигатьнең яңарышы бәйрәме. Шушы көн алдыннан, уку залы китапханәчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы, «Сөембикә» клубында катнашучылар өчен «Нәүрүз тамырлары» дип исемләнгән фольклор бәйрәме үткәрде. Тәскирә Харисовна кызыклы формада Нәүрүз бәйрәменең тарихы һәм үзенчәлекләре, бу бәйрәмгә әзерләнгән милли ризыклар турында сөйләде.

Янил авыл китапханәсендә Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы уңаеннан төрле темаларга мастер-класслар үткәрелде. Авылда мөселманнар һәм православие динендәгеләр яшәгәнлектән, мөселманча  яулык бәйләү, Пасха йомыркаларын бизәү, алар өчен подставкалар ясау һ.б. мастер-класслар күрсәтелде.

Җиңүчене котлыйбыз - Ющик Эрика, Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучысы, "Мин-Талант" халыкара грант конкурсында 1 дәрәҗә Лауреат Дипломын яулады, жит. Хабибуллина Д.Р.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Чишмәбаш авылы китапханәсендә төрле яшьтәге кешеләр өчен “Туган ягым ,газиз авылым “дип исемләнгән әңгәмә узды. Ул китап укучыларны туган як шигырьләре, мәкальләре, әйтемнәре белән таныштырды.

Важашур авылы китапханәчесе «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен “Әкият дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән әдәби викторина үткәрде. Балалар төрле халык әкият геройларын кызыксынып тыңладылар, табышмаклар чиштеләр.

Байлангар авылы китапханәчесе  авылыбыз яшьләрен Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы унаеннан  якташ һәм авылдаш язучыларыбызга багышланган "Әдәбиятлы халык-мәдәниятлы халык" дип исемләнгән китап кургәзмәсе белән таныштырды.

Байлангар авылы китапханәчесе урта яшьтәге мәктәп балалары өчен Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы унаеннан "Бердәмлектә без көчле" дип исемләнгән танып белү сәгате уздырды. Чара халкыбызнын уеннары: йөзек салышлы, көн-төн, ватык телефон, капкалы , күз бәйләп тану уеннары белән үрелеп барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International