ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Байлангар авылы китапханәчесе урта яшьтәге мәктәп укучылыры белән авылдашыбыз һәм авыл китапханәбез аның исемен йөртүче - “Саба таңнары” район газетасы мөхәррире булып эшләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге иясе,безнең һәм күрше Саба районының , авылыбыз кешеләренең исемнәрен тарих битләренә уеп калдыручы Тәлгать Самат улы Нәҗмиевның иҗатын искә алу кичәсен үткәрде. Балалар язучының иҗаты китаплары авылыбыз кешеләренә атап язылган мәзәкләре белән танышып чыкты һәм презентация карады.

 Әсән-Елга авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Уйлап табучылар һәм аларның уйлап табулары” дип исемләнгән яшьләр сәгате үткәрде. Нәфыйкова Әлфинә Фәннәр академиясенең икътисад, яңа технологияләр, математика, физика һәм медицина үсешенә керткән бәяләп бетергесез кертеме турында сөйләде, иң танылган уйлап табучыларны һәм аларның уйлап табуларын искә төшерде. Шулай ук, эрудиция һәм зирәклеккә интерактив биремнәрдә катнашып, фәнгә һәм ачышларга сәләтләрен тикшерделәр.


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

17 март көнне балалар китапханәсендә «Ромашка» балалар бакчасының беренче номерлы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен китапханәчесе Фирдания Закирова «Могҗизалы китаплар-балаларга» дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Экскурсия барышында балалар китап күргәзмәләре, төрле уен зоналары, хезмәт күрсәтү зоналары, китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән танышты. Балалар китапханәче сөйләвен зур игътибар белән тыңлады, төрле уеннарда һәм конкурсларда катнашты, табышмакларга һәм викторина сорауларына җавап бирде, китаплар һәм журналлар карады.

Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында татар теле укытучысы Сәйфетдинова Дамира Гаязетдин кызы балаларга «Кулдан ясалган станокта палас үрү» дигэн темага мастер класс күрсәтте.

Балалар «Укырга яраткан кеше», «Миңа китаплар бүләк итегез», «Китапханә» дигән видеоклиплар карады. Чара «Минем беренче китапларым» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.

 

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында районнарның зоонәсел хезмәтләре белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә терлекчелек тармагының 2021 елның гыйнвар-февраль айларындагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.

Манзарас авылы китапханәчесе балалар бакчасы нәниләре белән  авыл буйлап сәяхәт кылды. Балалар  Манзарас авылы  җирлек башлыгы Рашидә Гаян кызы белән танышып чыкты, аннары авылыбызның иң өлкән бинасы булган, иске Райпо кибете, Манзарас күмәче, Медпункт, авылыбызның үзәк урамы 1Май урамы белән танышып кайтты.

Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Тележурналистика" бүлеге укучысы Гарифуллина Алия "Вдохновение" халыкара сәнгать конкурсында катнашып, 1 дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды, жит. Ваккасова Р. И.

Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучылары «HOLLYWOOD STAR " халыкара грант сәнгать конкурсында катнаштылар». Анда Ющик Эрика, Данильчук Лия, Шәрипова Камилә 1 нче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булдылар, жит. Хәбибуллина Д. Р.

12-14 март көннәрендә Мәскәү шәһәрендә «Россия-2035»социаль-икътисадый үсеш стратегиясенең Яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсы финалы узды.

Явым-төшемнәр районны читләтеп үтәчәк.

17 март көнне Кукмара районы территориясендә болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә.


16
март, 2021 ел
сишәмбе

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 18 782 очрагы теркәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International