ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2021 ел
җомга

1. Метеорологик фараз

Начар метеорологик күренешләр фаразланмый

2021 елның 20 мартына

2021 елның 19 март 18 сәгатьтән 20 март 18 сәгатькә кадәр

19 март көнне «Каенкай» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары балалар китапханәсендә кунакта булды. Аларны китапханәче Закирова Фирдания каршы алды һәм китапханә буенча экскурсия үткәрде. Экскурсия барышында балалар китап күргәзмәләре, төрле уен зоналары, хезмәт күрсәтү зоналары, китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән танышты.

Соңыннан Кырымның Рәсәй белән кушылуына багышланган «Кырым язы» фестивале кысаларында Фирдания Фирдинант кызы балалар өчен «Кырым язы – өмет язы» дип исемләнгән танып-белү әңгәмәсе үткәрде. Ул презентация ярдәмендә тарих, табигать һәм климат, Кырым ярымутравының истәлекле урыннары, архитектура һәйкәлләре, сарай комплекслары, Кырым һәм Севастополь музейлары турында сөйләде. Чара мультфильм карау белән тәмамланды.

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие»  реабилитация үзәгендә белгечләр яңа инновацион технологияләрне өйрәнүгә зур игътибар бирәләр.

2021 нче елның 19 нчы мартында Кукмара «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә Халыкара Даун синдромлы кешеләр көненә багышланган чара уздырылды. Балалар уеннар уйнадылар һәм "Zumba" дәртле биюен биеделәр, ә концерт номерларын тернәкләндерү курсы узучы яшүсмерләр әзерләделәр.

18 март көнне Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова В.Г. китапханә укучылары өчен «Кырым буйлап сәяхәт»дип исемләнгән слайд – әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында Валентина Геннадиевна истәлекле урыннар буенча экскурсия үткәрде, Кырымга барган сәфәреннән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Чара Кырымның Россия Федерациясенә кушылуына багышланган.

Сәрдекбаш авыл китапханәчесе Каенлык авыл клубына күчмә китапханә белән барды.Укучылар өчен мәдәният проекты нигезендә “Мәдәният өлкәсендәге һөнәрләр” дип аталган “Могҗизалар кыры” уены оештырылды.Халыкның мәдәниятен саклауда мөһим булган һөнәрләр буенча сораулар бирелде.Әлеге чара күңелле генә узып китте.

Зур Кукмара  авылы китапханәчесе, 8 а сыйныф укучылары  белән  “Мин яратам сине,тормыш” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Әлеге чара презентация һәм күренекле шәхесләрнең тормыш, гомер, яшәеш турында әйтелгән фикерләре белән үрелеп барды.

Зур кукмара авылы китапханәсендә “Бәләкәч” балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Татар милли киемнәренең үткәне һәм бүгенгесе” дип исемләнгән чара үтте. Балалар китапханәче белән татар халкының элеккеге һәм бүгенге милли киемнәрнең үз төсен югалтмыйча сакланып калуы хакында сөйләп узды.

2021 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.

Кукмаралылар шәһәрнең Ленин һәм Ворошилов урамнарын төзекләндерү буенча фикер алышуда катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International