Әсән-Елгада яшәүче Габделхәевлар - авылдагы иң матур һәм үрнәк парларның берсе.
16 март көнне балалар китапханәсе «Йолдызлык" балалар бакчасы белән берлектә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Кадерле Туган телем!” дип исемләнгән смотр-конкурс үткәрде. Китапханәче Фирдания Закирова балаларны «туган тел» төшенчәсе белән таныштырды, туган телнең әһәмияте турында сөйләде. Һәр тел үзенчә матур һәм кадерле.
Конкурста төрле яшьтәге төркем балалары катнашты. Алар милли киемнәрдә рус, татар, удмурт һәм мари телләрендә шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, биеде.
Җюри нәтиҗә ясады һәм барлык катнашучыларга грамоталар тапшырылды.
16 февраль көнне "Сугышта хатын-кыз батырлыгы" проекты кысаларында, Ч.Т. Айтматов исемендәге гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары өчен, үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Саттарова Лилия Рәис кызы Ш. Рәкыйповның «Кызлар йолдызлар»китабы буенча компьютер презентациясе белән әдәби сәгать үткәрде.
15 март көнне Үзәк китапханәнең баш китапханәчесе Гарипова Л.Д., кичке (сменалы) мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен, «Безнең дөнья наркотикларсыз» дип исемләнгән диспут – әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында Лилия Дамировна, наркотикларның кеше организмына нинди зарарлы йогынты ясавы турында сөйләде.
2021 елның 14 мартында "Ялкын" яшьләр (яшүсмерләр) клубында 6-11 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында Киокусинкай каратэ (ИКО) буенча уку ярышлары узды
Ярышларда Кукмара, Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Мордовиянең Белозерье авылыннан килгән командалар көч сынашты.
«Зилант» спорткомплексында Кукмара районы оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләре спартакиада уңаеннан өстәл теннисы буенча ярышты. Уеннар ир-ат һәм хатын-кызлар арасында оештырылды.
Сергей Михалковның туган көненә Россия мәдәният фондының «бүген-балалар, иртәгә-халык» проекты С.В. Михалков исемендәге китапханә укучылары һәм башка китапханәләр, балалар мәдәният үзәкләре, Россиянең төрле төбәкләрендәге медицина затлары, актерлар һәм мәдәният эшлеклеләре башкаруында «Дядя Степа» поэмасын видеоязма әзерләде.
12 март көнне Гарипова Лилия Дамир кызы А. М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 5 сыйныф укучылары өчен китапханә буенча экскурсия үткәрде. Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарафыннан оештырылган, 22 мартка кадәр Кукмара үзәк китапханәсендә эшләп килүче, Бөек Ватан сугышы чорларының яшерен архив документлары күргәзмәсе белән таныштырды.
1. Метеорологик фараз
Начар метеорологик күренешләр фаразланмый
2021 елның 16 мартына
2021 елның 15 март 18 сәгатьтән 16 март 18 сәгатькә кадәр