Кызлар арасында Адилә Галиева 34кг авырлык категориясендә (Кукмара 4нче урта мәктәбе) бронза медаль яулады. Егетләр арасында Рузил Тимербаев+71кг авырлык категориясендә (Югары Арбаш урта мәктәбе) икенче, Айрат Хисмәтов 38кг авырлык категориясендә (А.М. Булатов исемендәге лицей), Адель Ганиев 38 кг авырлык категориясендә һәм Айдар Шәйхутдинов 42кг авырлык категориясендә (Ч.Т. Айтматов исемендәге гимназия) өченче урынны яуладылар.
Агымдагы елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы алдында конкурентлыкка сәләтле авыл хуҗалыгы продукциясен арттыру буенча җитди бурыч тора. Тармак предприятиеләренең финанс тотрыклылыгы да мөһим. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров җиткерде.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «гражданнарның банкротлыгы: нюанслар һәм нәтиҗәләр» темасына вебинарда катнашырга чакыра, ул 2021 елның 18 мартында 10: 00 сәгатьтә узачак.
Татарстан Республикасында 552 мең га мәйданда көзге культуралар чәчелде, аларның торышы яхшы. Һава шартларының шулай торуы көзге культуралар өчен бик уңай, диде бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Кукмара үзәк китапханәсенә АНО «ЦСП «НАЗ» пенсионерлары килде. Халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова В.Г. китапханә эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук алар Татарстан Республикасы Дәүләт архивы күргәзмәсен ачу тантанасында катнаштылар.
Юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның мәгълүматлылыгын арттыру максатларында 2021 елның 18 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында (Татарстан) территориаль бүлегендә (Татарстан Республикасы, Кукмара районы, Кукмара ш., Ворошилов ур., 28, тел. 2-72-05) эшкуарлар өчен «Ачык ишекләр» көне узачак.
2021 елның 14 мартында Юдино бистәсендә 46 Казан яшүсмерләр чаңгы марафоны узды, анда безнең тәрбияләнүчеләр катнашты.
2021 елның 14 мартында Илфар Шәфигуллин истәлегенә ветераннар командалары арасында хоккей буенча турнир узды. Турнирда Сосновка, Балтач, Мари – Төрек, Кукмара, Байлар Сабасы, Арча катнашты.
Ошь-Юмья авылы китапханәчесе кече сыйныф укучылары өчен “Майлы кояш” дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. Балалар рәхәтләнеп иҗат атмосферасына чумдылар."Иҗади остаханәдә" беркемгә дә күңелсез булмады, һәркем үзенең кояшын һәм курчагын әзерләде.
2021 елның 12-14 мартында Удмуртия Республикасының Вавож шәһәрендә 2012 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Ярышларда 6 команда катнашты: Ижаудан «Ижсталь», Вавождан «Титан», Кукмарадан «Ягуар», Можгадан «Луч», Ижаудан «Умка».